ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Минзәлә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев балаларның җәйге ялы буенча киңәйтелгән утырыш уздырды.

 

Минзәләгә эшлекле сәфәре барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина 7 нче балалар бакчасында булды.

Дөньяда гап-гади һәм гадәти булмаган һөнәрләр бик күп.

Балалар иҗат йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Тормышыбызны тагын да ямьлерәк, кызыклырак, рухи яктан бай итеп күрсәтүче иҗади кешеләр бәйрәме иде бу.

 

Минзәләгә эшлекле сәфәре барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәһәрнең водозаборында булды, анда капиталь ремонт барышы, технологик процесс белән танышты. 


26
март, 2019 ел
сишәмбе

Үз кулларың белән картинаны теләсә нинди материалдан ясарга була. Фантазияне эшкә җигеп, кул астындагы төрле материалларны кулланырга була: вак акчалар, диңгез кабырчыгы, төймә, җеп, тукыма кисәкләре, яфраклар, кипкән җиләкләр, агач боткчыклары, ашханә приборлары. тегү өчен фурнитура, шәхси фотография һәм хәтта кечкенә бала уенчыклары да эшкә ярый.

 

Кулинария сәнгатькә тиң, кызыклы шөгыль. Күп өлкәннәр өчен ашарга әзерләү - хезмәт, бурыч. Ә балаларга бу шөгыль кызыклы. Йомырка, он, сөтне бергә кушып, камыр ясыйбыз, аннары хуш исле һәм тәмле пироглар пешерәбез.

 

Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә-иртән урыны белән

көчле җил -  15-18 м/с (Казанда 16 м/с), буран, бозлавык.

Дәүләт теркәве, кадастр, картография (Росреестр) Федераль хезмәте коллегиясенең йомгаклау утырышы узды, анда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров катнашты.

 

Әлфия Когогина: "Уңайлы шәһәр мохитын формалаштыру" проекты шәһәр һәм авылларыбызны танымаслык итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International