Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча рәис урынбасары Әлфяи Когогина төбәк атнасы барышында Татарстан Республикасының Минзәлә районында эшлекле сәфәрдә булды.
Парламентарий районда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре белән танышты. Соңгы елларда федераль финанс ярдәме белән минзәләлеләрнең популяр ял урыннары: Җиңү паркы һәм Муса Җәлил исемендәге парк төзекләндерелде. Җиңү паркындагы эшләргә 16 млн сумга якын, ә Муса Җәлил исемендәге паркка федераль һәм республика бюджетыннан 39,5 млн сум акча юнәлтелде.
"Соңгы елларда "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" федераль проектын финанслау һәм стабиль тормышка ашыру һәм төрле дәрәҗәдәге депутатларның, республика хөкүмәтенең, муниципалитетларның көйләнгән эше нәтиҗәсендә без шәһәрләребезне танымаслык итә, уңай иҗтимагый киңлекләр булдыра, яр буйларын, паркларны, скверларны һәм ишегалларын төзекләндерә алабыз, - дип билгеләп үтте Әлфия Когогина.
2019 елда Татарстанда 3,273 млрд сум бүлеп биреп 62 объектны төзекләндерү планлаштырыла, шуларның 1,273 млрд сумы - федераль бюджеттан, 2 млрд сум - республика бюджетыннан.