Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Салют Победы» бәйрәм концерты

2026 елның 8 мае, җомга

Минзәләдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Салют Победы» бәйрәм концерты үтте.

Россия Армиясенең хәрби хезмәт вәкилләренә һәм аларның гаиләләренә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы программаның иң тәэсирле мизгелләре булды.

Россия Армиясе ефрейторы Рамил Рашит улы Вәлиев (вафатыннан соң) Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аның әнисе Светлана Мифтах кызы Нуртдиновага тапшырдылар.

Россия Армиясе рядовое Рамдил Хәбиб улы Хәбиров (вафатыннан соң) Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкне хәрби хезмәткәрнең хатыны Ләйлә Рәсим кызы Хәбирова алды.

Россия Армиясе кече сержанты Артур Альфред улы Галимов II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде. Бүләкне алу өчен аның әнисе Лилия Кузьминична Галимова чакырылды.

Россия Армиясе рядовое Рәнис Радиф улы Нурисламов Суворов медале белән бүләкләнде.

Россия Армиясе старшинасы Дмитрий Альберт улы Ибраһимов « За отвагу» медале белән бүләкләнде.

Россия Армиясе медицина хезмәте өлкән лейтенанты Рафаэль Наркиз улы Хәйруллин «Үлүчеләрне коткарган өчен» медале белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International