Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының«ышаныч телефоны»

Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгында «Ышаныч телефоны»эшли


Аңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратып була. Аның номеры бердәм - (843) 292-64-09

«Ышаныч телефоны», беренче чиратта, халыкка консультация ярдәме күрсәтү өчен оештырылган, шулай ук бу хезмәт эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Сез эштәге җитешсезлекләрне, хезмәткәрләр тарафыннан хезмәт дисциплинасын һәм законлылыгын бозу фактларын, шул исәптән дәүләт янгын күзәтчелеге өлкәсендә һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу фактларын, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ кече суднолар инспекциясе үзәге эшчәнлеге мәсьәләләре һәм ГИМС вазыйфаи затларының хокуксыз гамәлләре фактларын күрсәтә аласыз.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгында тәүлек буе бердәм «ышаныч телефоны» (495) 449-99-99 федераль номеры эшли. Шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Идел буе төбәк үзәгенең «ышаныч телефоны» эшли» - 8 - 800 -100-11- 20 (тәүлек буе)

Алмаз Әфләтунов, Актаныш һәм Минзәлә муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге районара бүлеге инспекторы

Соңгы яңарту: 2023 елның 19 гыйнвары, 15:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International