Балалар ышаныч телефоны

Татарстанда балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти – әниләре өчен бердәм ышаныч телефоны эшли-8-800-2000-122. Һәр бала тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләсә нинди үтенеч, үзен борчыган сораулар  белән мөрәҗәгать итә ала. Шалтырату бушлай, сөйләшү озынлыгы чикләнми, ягъни бер сәгать яки аннан да күбрәк сөйләшергә мөмкин, анонимлык гарантияләнә (исемеңне әйтү мәҗбүри түгел) һәм шалтыратулар санында бернинди чикләүләр дә юк – көн саен шалтыратырга мөмкин.

Бу телефон номерын һәр бала белергә тиеш, ул һәр укучының көндәлегендә язылырга, уку йортында иң күренә торган урында эленергә тиеш.

Соңгы яңарту: 2023 елның 19 гыйнвары, 15:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International