09.05.2026 Ашыгыч кисәтү

2026 елның 8 мае, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мониторингы идарәсе» ФДБУ дән мәгълүмат килде:

Консультация – метеорологик күренешнең көчле булуы турында кисәтү

8 май 2026 ел сәгать 18 дан 9 май сәгать 18 гә кадәр.

 9 майда Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә кайбер урыннарда 15-18 м/с  җил көчәячәк.

Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе белдерә:

Җил көчәйсә:

1. Биналардан чыгуны чикләүне, бина эчендә булуны тәкъдим итәбез. Балаларны күзәтүсез калдырмау мөһим.

2. Көчле җил сезне урамда очратса, җир асты юлларында яки биналарга керү урыннарында яшеренүне тәкъдим итәбез. Йорт диварлары каршысына көчле җилдән яшеренеп тормагыз, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшү ихтималы бар. Бу җәһәттән үк җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеше тәмамланмаган биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, күрсәткечләрдән, юл билгеләреннән, электр үткәргеч сызыкларыннан ерак булырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автомобильне калдырырга ярамый – җилдән егылып төшкән ботаклары зур куркыныч тудыра ала.

5. Көчле җилдә электр үткәргеч сызыклары астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу үлем куркынычы тудыра.

6. Өске катлардан төшүче пыяла ватыклары , шулай ук түбә элементлары һәм җил белән очырылган декор элементлары куркыныч булырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелеп яки төзелеп бетмәгән яки ремонтланучы йортлар янында арта.

7. Барлык өй ишекләренең тәрәзәләрен ныгытып ябу кирәк, балконнардан һәм лоджиялардан тышка чыгып китәргә мөмкин булган әйберләрне алып китү кирәк.

8. Яшәү яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ерак торырга кирәк.

Мөмкин булганда ерак аралыкка сәяхәт итүдән баш тартыгыз.

Юлларны җәяүлеләргә юл кисешү урынында уздырырга киңәш ителә. Хәрәкәттәге транспорт алдында трассаны кичүдән сакланыгыз, чөнки тайгак юл өслеге аркасында автомобильнең туктау юлы шактый арта. Транспорт агымнары белән каршы юнәлештә генә йөрү. Югары күренмәлекле жилет кулланырга яки киемгә яктылык чагылучы элементларны беркетергә.

Шоферларга:

1. Автомобиль белән йөргәндә, бирелгән шартларда артык полосаларны алышынудан, узып китүдән, алга чыгудан баш тартырга кирәк;

2. Автомобильнең техник хәленә, аерым алганда, тормоз системасының һәм шиналарның хәленә игътибар итегез;

3. Кинәт туктаулардан тыелыгыз, кирәк булганда тизлеген әкренләп киметегез;

4. Сездән артта барган машина йөртүчеләрне кисәтү сигналын биреп, берничә тапкыр тормоз педаленә басарга кирәк;

5. Барлық оптика да эш хәлендә булырга тиеш;

6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәп янында, юллар чатында һәм күперләрдә, шулай ук борылыш урыннарында һәм төшү урыннарында иминлекне тәэмин итә торган тизлектә йөрергә.

Җәяүлеләргә тәкъдим ителә:

1. Урамнардагы һәм юллардагы кичү урыннарында бик игътибарлы булырга;

2. Урамны бары тик билгеләнгән җәяүлеләр уза торган урында гына кичәргә кирәк, җитәрлек күренмәү һәм тайгак юл өслеге аркасында йөртүчегә транспорт чарасын туктатыр өчен күбрәк вакыт кирәк икәнен истә тотарга.

3. Юл киселешен үтү өчен, мөмкин булганда, җир өсте яки җир асты җәяүлеләр үткәргечләрен генә кулланырга;

4. Хәрәкәттәге транспорт алдыннан юлны кичәргә.

5. Бары тик транспорт агымына каршы юнәлештә хәрәкәт итәргә.

6. Югары күренмәлекле жилет кияргә яки киемгә яктылык кайтаручы элементларны беркетергә.

Архивтан алынган фотосурәт. 

Теләсә кайсы куркыныч туганда сез бердәнбер экстрен хезмәтләр чакыру номеры – «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар шәһәр һәм кесә телефоннарыннан тәүлек буе бушлай кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International