29 мартта ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә иртәнге "Манзара" мәгълүмати-танып белү тапшыруы чыгачак.
Бүген Минзәләнең "Юбилейный" спорт комплексында 2003-2004 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча ТР Беренчелеге старт алды.
2019 елның 2 апрелендә, 14.00 сәгатьтә, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе бинасында (Ленин ур., 80 нче йорт) ата-аналары алимент түләүдән тайпылучы балигъ булмаганнар булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча бердәм кабул итү көне узачак.
"Юбилейный" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге һәм "Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек" МКУ белән берлектә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, "Тургай" социаль приюты һәм Минзәлә интернат-мәктәбе арасында волейбол буенча ачык иптәшләрчә турнир узды.
Хуҗалыклар балансында булган тракторларны һәм тагу җайланмаларын карау графигы.
Начар метеорологик күренешләр:
2019 елның 29 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә, юлларда көчле бозлавык.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова катнашында утырыш узды.
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Язиля Ильясова "Салкын Кын" спектаклендә баш геройның сеңлесе роле өчен "Дебют" номинациясендә «Тантана» («Триумф») премиясенә лаек булды. Җиңүчене Г.Камал театры сәхнәсеннән котладылар.
Минзәлә педагогия көллияте базасында "Әйдаман диктанты" Бөтенроссия акциясе узды, анда 30 га якын минзәләле катнашты. Акция әйдаманнарның педагогик грамоталылыгын һәм балалар белән эшләгәндә мөһим булган педагогика һәм психология өлкәсендә белемнәр алуга мотивацияне күтәрү максатыннан уздырыла.
РФ Пенсия фондының Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча җитәкчесе Алсу Ганиева өч гаиләгә сертификатлар тапшырды. Бу юлы ана капиталын Ксения Мадишина, Фирүзә Сираева, Ксения Астафьева алды.