Язилә Ильясова Минзәлә театры сәхнәсендә уңышлы дебюты өчен бүләкләнде

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры актрисасы Язиля Ильясова "Салкын Кын" спектаклендә баш геройның сеңлесе роле өчен "Дебют" номинациясендә «Тантана» («Триумф») премиясенә лаек булды. Җиңүчене Г.Камал театры сәхнәсеннән котладылар.

"Михаил Башкиров пьесасы буенча эшләнгән "Салкын Кын" спектаклендә Салкын Кынның сеңлесе роле өчен Язилә Ильясова бүләкләнә", - дип яңгыраттылар Камал театры сәхнәсеннән.

Бу номинациядә шулай ук Гөлинә Шәйхетдинованы (Тукай исемендәге Әтнә драма театры), Александр Олвинны ("Мастеровые" театры). Полина Малыхны (Казан яшь тамашачы театры), Ләйсән Закированы (Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры) бүләкләделәр.

ТР Мәдәният министрлыгы булдырган "Тантана" премиясе тугызынчы тапкыр тапшырылды. Җиңүчеләр 50 шәр мең сумлык премия алдылар, бүләкләү традиция буенча 27 мартта - Халыкара театры көнендә уздырыла.

Источник: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/03/27/646506/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International