РФ Пенсия фондының Минзәлә һәм Мөслим районнары буенча җитәкчесе Алсу Ганиева өч гаиләгә сертификатлар тапшырды. Бу юлы ана капиталын Ксения Мадишина, Фирүзә Сираева, Ксения Астафьева алды.
Әлеге гаиләләр ана капиталына сертификатларны торак шартларын яхшыртуга тотачаклар. Бүгенге көндә ана капиталы күләме 453026 сум тәшкил итә. тантанада район башкарма комитетының ЗАГС бүлеген начальнигы Анна Куприянова катнашты.