Татарстан Росреестры ТНВ телеканалында "Манзара" тапшыруында

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

29 мартта ТНВ телеканалында Татарстан Росреестры катнашында татар телендә иртәнге "Манзара" мәгълүмати-танып белү тапшыруы чыгачак.

Әлеге программа кысаларында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең электрон рәвештә күчемсез милеккә дәүләт теркәве уздыру бүлеге начальнигы Илсия Казакова телевизор караучыларга хокукларны теркәү һәм кадастр учетына документлар тапшырганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген сөйләячәк, нинди очракларда документларның карамыйча кире кайтарылуы, мондый очракларда нишләргә кирәклеген аңлатачак.

"Манзара" программасын ТНВ телеканалында 6.10 сәгатьтә карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International