Минзәлә педагогия көллияте базасында "Әйдаман диктанты" Бөтенроссия акциясе узды, анда 30 га якын минзәләле катнашты. Акция әйдаманнарның педагогик грамоталылыгын һәм балалар белән эшләгәндә мөһим булган педагогика һәм психология өлкәсендә белемнәр алуга мотивацияне күтәрү максатыннан уздырыла.
Катнашучыларга диктант бланклары өләшенгәннән соң, алар төшеп калган сүзләрне буш урынга ничек куярга, рус теле кагыйдәләрен исәпкә алып курсив белән билгеләнгән җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куярга кебек биремнәрне башкардылар.
Диктант тексты педагогик һәм методик әдәбият материаллары нигезендә әзерләнгән иде. Акция нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар әйдаман диктанты язу турында электрон сертификат алачаклар.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/menzelintsy-napisali-vozhatskiy-diktant