Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсендә Федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Эльвира Лабашова катнашында утырыш узды.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Ада Зәйнуллина уздырган чара кысаларында, ике ведомствоның үзара бәйләнеше барышында килеп чыккан мәсьәләләр хәл ителде.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе исегезгә төшерә: арест һәм тыю турындагы язу Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына ведомствога суд приставлары хезмәтеннән, суд һәм салым органнарыннан кергән документлар нигезендә кертелә. Шул ук вакытта арест/ тыю күчемсез милекнең барлык объектларына да, аерым объектларына да салынырга мөмкин.
+8 843 255 25 10