Минзәләдә волейбол буенча иптәшләрчә турнир узды

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

"Юбилейный" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге һәм "Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек" МКУ белән берлектә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге, "Тургай" социаль приюты һәм Минзәлә интернат-мәктәбе арасында волейбол буенча ачык иптәшләрчә турнир узды.

Ярышларга 10 кеше (3 өлкән, 3 тәрбияләнүче, 3 запас, 1 тренер-вәкил) - катнаш командалар кертелде.

 

 

Уенның беренче минутларыннан ук командаларның тәвәккәл тотынулары сизелде: уен темпы тиз, подачалар төгәл, ачык эмоцияләр, кискен мизгелләр...

Шул рәвешле, коррекция интернат-мәктәбе командасы - 1 нче, "Тургай" приюты - 2 нче, "Умырзая" командасы - 3 нче урынга чыкты. Һәр командага бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.

 

Спортивное соревнование прошло на высоком уровне и в истинно спортивном духе. Каждая команда соблюдала правила приветствия и поздравления команды соперника. На площадке ощущалось соперничество только в спортивном отношении.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International