Минзәлә муниципаль районындагы "Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Дөньяда гап-гади һәм гадәти булмаган һөнәрләр бик күп. Үзең теләгән һөнәрне сайлау - һәр кешенең хокукында. Бала чакта һөнәрнең мөһимлеген аңлау кыен, әмма өлкәннәр аңа бу юлда ярдәм итәргә: төрле һөнәрләр белән таныштырырга, аларның җәмгыятькә китергән файдасы турында сөйләргә тиеш.

Бу максат белән "Умырзая" тернәкләндерү үзәгендә "Һөнәрләр иленә сәяхәт" уен-викторинасы уздырылды. Балалар уен формасында һөнәрләр турында үз белемнәрен күрсәттеләр, күп яңалык белделәр: үзләре үк укытучы, табиб, полицейский, балта остасы, артист булып карадылар.

.Профориентация буенча эшне кече яшьтән үк алып барырга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International