Бүген Минзәлә муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев балаларның җәйге ялы буенча киңәйтелгән утырыш уздырды.
Яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Ландыш Миңнәхмәтова җәйге чорда "Олимпиец" лагереның эшен оештыру турында доклад белән чыгыш ясады: лагерь 9 июньнән 8 августка кадәр 4 сменада эшләчәк, тәрбияләнүчеләр 7-16 яшьтә ( 1 смена - 18 көнлек профильле смена, 90 кеше ял итә, бюджет өлкәсендәге эшләүчеләр өчен - 21 көн, 60 кешелек, 3 смена - 18 көнлек, 90 кеше, 4 смена - 7 көнлек 80 кеше).
"Патриотлар үсетрәбез" лагере 18 июньнән 11августка кадәр 7 шәр көнлек 5 сменада эшләчәк. һәр сменада 150 үсмер ял итәчәк.
"Мәгариф бүлеге" МКУ җитәкчесе урынбасары Наталья Хафизова үз чыгышында җәйге чорда ял итү, сәламәтләндерү һәм мәшгульлек формалары белән таныштырды .400 укучының мәктәп яны лагерьларында ял итүе планлаштырыла, алар районның 11 мәктәбендә оештырыла ( 2 се шәһәрдә. калганнары - авылда).
180 балага исәпләнгән 4 хезмәт һәм ял лагере (2 - шәһәрдә, калганы авылда) эшләячәк. "Кояшкай" шәһәр яны лагеренда 180 бала ял итәр дип көтелә.
"Бәхет аланы" лагеренда планлаштырылган ял турында Минзәлә интернат-мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Светлана Мәхмүтова чыгыш ясады.
Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге директоры урынбасары Татьяна Паранина хезмәт күрсәтүдә булган балигъ булмаганнарның барысы да катнашачагы турында мәгълүмат бирде.
Чыгышлар тәмамлангач, ведомство һәм структура җитәкчеләренә балаларның җәйге ялына кагылышлы тәкъдимнәр һәм рекомендацияләр бирелде. Утырышка нәтиҗә ясап, Камил Нәҗмиев җәйге чорда балаларның иминлегенә, сәламәтлегенә, туклануына аеруча зур игътибар бирергә кирәклеген ассызыклады.