Минзәләгә эшлекле сәфәре барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина 7 нче балалар бакчасында булды.
Матур, якты, барлык уңайлыклары булган балалар бакчасында 4 төркемдә 88 бала тәрбияләнә (мөдире - Әлфия Макарова). Ике ел элек дәүләт программасы буенча бакчага капиталь ремонт уздырылды. Бакча тәрбиячеләре замана белән бергә атлый: башка бакчалардагы кебек, биредә дә инновацияле проектлар тормышка ашырыла башлады. Парламентарий балаларның инновацион технологияләр белән өстәмә дәресләрдә шөгыльләнүен карады.
.Биредә татар һәм инглиз телләре, изо-терапия, хореография, робототехника, юл йөрү кагыйдәләре буенча ачык дәрес фрагментлары күрсәтелде. Алар 2019 елда Россиядә театр елы булуын истә тотып, театральләштерелгән күренешләр формасында оештырылган иде.