Минзәлә районының мәдәният хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Балалар иҗат йортында Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. Тормышыбызны тагын да ямьлерәк, кызыклырак, рухи яктан бай итеп күрсәтүче иҗади кешеләр бәйрәме иде бу.

Бәйрәмгә Балалар иҗат йорты, туган якны өйрәнү музее, китапханәләр, клуб мәдәният учреждениеләре, киноучреждение һәм мәдәният өлкәсендә эш белән бәйле хезмәткәрләр чакырылган иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева котлады. Ул 2019 елга өстенлекле бурычларны билгеләп үтте, һәр авыл клубында ТАССРның 100 еллыгына багышланган музей яисә почмак булдыру зарурлыгы хакында искәртте.

2018 елда эшләнгән эшләргә йомгак белән район Мәдәният сарае директоры Гөлчәчәк Габдрахманова, балалар сәнгать мәктәбе директоры Ольга Краснова, автоклуб мөдире Илшат Габдуллин, сәнгать мәктәбе укытучысы Екатерина Коротина, авылара үзәк район китапханәсе директоры Резеда Ягафарова, Иске Матвеевка авыл китапханәсе мөдире Ольга Пермякова, Кадрәк авыл китапханәсе мөдире Альбина Гарнышева, туган якны өйрәнү музее директоры Лариса Карамова, М.Җәлил исемендәге мемориаль музей директоры Алсу Григорьева, киноучреждение методисты Елена Митюшкина чыгыш ясады.

Иң яхшы мәдәният хезмәткәрләре бүләкләнде, район Мәдәният сарае һзм балалар сәнгать мәктәбе коллективлары иҗади бүләк ясады.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/rabotniki-kultury-menzelinskogo-rayona-otmetili-professionalnyy-prazdnik

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International