Үз кулларың белән картинаны теләсә нинди материалдан ясарга була. Фантазияне эшкә җигеп, кул астындагы төрле материалларны кулланырга була: вак акчалар, диңгез кабырчыгы, төймә, җеп, тукыма кисәкләре, яфраклар, кипкән җиләкләр, агач боткчыклары, ашханә приборлары. тегү өчен фурнитура, шәхси фотография һәм хәтта кечкенә бала уенчыклары да эшкә ярый.
Минзәлә муниципаль районында "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр социаль мохит ориентациясе һәм хезмәт адаптациясе бүлмәсендә узган дәресләрдә үз фантазияләре һәм креатив эшләре белән сокландыралар.
Әйтик, "Чалма чәчәк" картина-панно өчен фанера, фоамиран, гуашь буяулар һәм пастель акбур кулланылган. Әлеге материалларны оста итеп урнаштыру нәтиҗәсендә теләсә кайсы интерьерны бизи алырлык панно килеп чыккан.