Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 27 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда төнлә-иртән урыны белән
көчле җил - 15-18 м/с (Казанда 16 м/с), буран, бозлавык.
2019 елның 26 мартыннан 18 сәгатьтән 2019 елның 27 мартының 18 сәгатенә кадәр
Казан буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Кар, юеш кар рәвешендә, көндез яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр.
Төнлә һәм иртән урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11, төнлә-иртән урыны белән көчле 16 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -1..+1º, көндез максималь һава температурасы +5..+7º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Татарстан Республикасы буенча:
Болытлы, көндез аязучан болытлы. Кар, юеш кар рәвешендә, көндез яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр.
Төнлә һәм иртән урыны белән буран. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11, төнлә-иртән урыны белән көчле 15-18 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -4..+1º, көндез максималь һава температурасы +2..+7º. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.