РОСРЕЕСТР КОЛЛЕГИЯСЕ 2018 ЕЛ ЭШЛӘРЕНӘ ЙОМГАК ЯСАДЫ

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Дәүләт теркәве, кадастр, картография (Росреестр) Федераль хезмәте коллегиясенең йомгаклау утырышы узды, анда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе Азат Җаббаров катнашты.

Росреестрның 2018 елдагы эшенең төп нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлары

2019 елның 1 гыйнварына Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 162,5 млн күчемсез милек объектлары исәпләнә. ЕГРНда исәпләнгән күчемсез милек объектларының суммар кадастр бәясе 2018 елда 672,3 трлн сум тәшкил иткән.

Бүгенге көндә РФның барлык субъектларында. шул исәптән, Татарстанда, Росреестр хезмәтләрен алуга гаризалар бары тик күпфункцияле үзәкләрдә башкарыла. 2018 елда төбәк бюджетларына күпфункцияле үзәкләр аша күрсәтелгән хокукларны теркәү буенча хезмәтләр өчен дәүләт пошлинасыннан 16,6 млрд сум акча кергән, Татарстанда республика бюджетына 540 млн сумнан артык акча кергән.

.2018 елда хокукларны теркәү буенча уртача срок 5 эш көне (закон нигезендә билгеләнгән норматив срок - 7 эш көне).

Коллегия утырышында шулай ук 2019 елга бурычлар да билгеләнде. Шулай ук геодезия һәм картография өлкәсендә чаралар планлаштырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International