Балалар белән бергә әзерлибез

2019 елның 26 марты, сишәмбе

Кулинария сәнгатькә тиң, кызыклы шөгыль. Күп өлкәннәр өчен ашарга әзерләү - хезмәт, бурыч. Ә балаларга бу шөгыль кызыклы. Йомырка, он, сөтне бергә кушып, камыр ясыйбыз, аннары хуш исле һәм тәмле пироглар пешерәбез.

"Умырзая" тернәкләндерү үзәге балалары өчен мондый дәресләр файдалы гына түгел, мавыктыргыч та. Файдасы шунда, балалар көнкүреш приборлары белән таныша, күз күремен, моториканы үстерәләр, консистенцияләр, специяләр, тәмләткечләрне аерырга өйрәнәләр, шулай ук игътибар, хәтер, логика формалаштыралар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International