Минзәләгә эшлекле сәфәре барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәһәрнең водозаборында булды, анда капиталь ремонт барышы, технологик процесс белән танышты.
-Водозаборның күптәннән төзелүе күренеп тора, корылмалар бик искергән. Икенче этапта технологик процессны норматив хәлгә китерү өчен 150 млн сумнан артык өстәмә финанслау таләп ителә, - диде очрашу барышында "Минзәлә районының коммуналь челтәрләр" ААҖ генераль директоры Рәсим Габдрахманов.
Халыкны эчә торган су белән тәэмин итү өчен ТРның Газификация фонды аша водозабор ремонтына акча бүлеп бирелгән иде. Беренче этапта 49,5 млн сумлык эш башкару планлаштырылды. Чистрату корылмаларын капиталь ремонтлауның беренче этабы ахырына якынлаша.
Водозабор 1975 елда төзелгән, бу 16,6 мең ахлык яшәгән шәһәребезне тәэмин итү өчен бердәнбер чыганак. Водозаборның җитештерү егәрлеге тәүлеккә 8 мең кубометр, ә бер тәүлеккә 3,8 мең кубометр су сарыф ителә.
2019 елның Россиядә театр елы булуын истә тотып. Әлфия Когогина Минзәлә театрында да булды. Биредә ул театрның торышы, Бөтенроссия конкурсларында катнашуы һәм быел уздырылачак капиталь ремонт турында кызыксынды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/neobkhodimo-eshche-150-mln-rubley