“Юбилейный” спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан һәм Башкортстан республикаларының районнары арасында “Минзәлә автотранспорт предприятиесе” ҖЧҖ бүләкләренә йөзү буенча өченче ачык беренчелек үтте. Ярышта 144 спортчы катнашты.
1 нче мәктәп – шәһәребездә иң зур тарихлы уку йорты. Ике катлы бинада 110 ел элек белем бирә башлаганнар. Мәктәп белем сукмаклары буйлап зур фән юлына чыккан галимнәре, докторлары, профессорлары, Советлар Союзы Геройлары, сәнгать эшлеклеләре, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче һөнәр ияләре белән хаклы рәвештә горурлана.
Узган чәршәмбедә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры бинасында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең зур тантанасы булып үтте.