“Бүгенге көндә социаль яклау бүлеге хезмәт-кәрләре көче белән бик күп эш башкарылды. Эшмәкәрләргә, җитәк-челәргә матди ярдәм сорап, 70кә якын хат таратылды һәм бүгенге көнгә 31 телефонны инде тапшырдык. Ә бу телефоннарга мохтаҗлар саны 107 кеше иде”, – диде социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова. Бу көннәрдә Бикбау авыл җирлегендә гомер кичерүче 2 өлкән кеше кәрәзле телефонлы булды, ул Миңнесафия Мингазова һәм Рәхилә Фәхретдинова. «Мәрхә-мәтле телефон»нарны халыкка социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре Эльвира Умарова, Бикбау авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Люзия Мәрдамшина, җирлекнең социаль хез-мәткәре һәм бу телефоннарны алуда химаячелек ярдәме күрсәткән шәхси эшмәкәр Рушания Адиева тапшырдылар. Саннары зур итеп язылган, ачык төстәге дисплейлы телефоннарның 2нче номерлы төймәсенә басып, өлкәннәр бушлай ашыгыч ярдәм чакыра, янгын сүндерүчеләргә хәбәр итә, коткаручылар, учас-ток табибы һәм социаль яклау бүлеге белән дә элемтәгә керә алачак. Заманча технологияләр өлкәннәребез өчен башта караңгы урман булып тоелса да, социаль хезмәткәр ярдәме белән алар аны бик тиз арада үзләштерәчәк. Телефон хуҗалары турындагы мәгълүмат Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына хәбәр ителә, бу исә шалтырату булган очракта, ул кешенең кайдан һәм кем булуын белеп, тиз арада ярдәм оештыру өчен кирәк. Ашыгыч чакыру төймәсеннән башка, бу телефон иң гади функцияләргә ия. Мобиль элемтә җайланмалары халык һәм оешмалар ярдәме белән, хәйрия акцияләре аша кергән акчалар исәбенә алына.
Телефоннарга мохтаҗлар саны әле байтак. Барысы да акча мәсьәләсенә килеп терәлә. Мохтаҗлар рай-оныбызның битараф булмаган оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләре ярдәменә өметләнеп кала.