Бу көнне биредә берьюлы алты – республикабыз- ның Минзәлә, Зәй, Сарман, Менделеевск, Актаныш, Башкортстанның Илеш районыннан яшь спортчылар җыелышуы, араларында инде әлеге спорт төре белән күптән шөгыльләнеп, шактый гына уңышка ирешкәннәре, төрле разрядлы спортчыларның булуы көндәшлек хисен тагы да арттырды гына. Спортчылар төрле яшь категорияләренә бүленеп чалкан, ирекле ысул белән йөзүдә, батерфляй һәм кроль стиле буенча ярыштылар. Йөзү дистанцияләре 50 метр- дан 200 метрга кадәр иде. Беренче өлештә җиңүчеләр эстафетада көчләрен сынаштылар.
Минзәлә командасы беренче урынны яулап, кубок һәм диплом белән бүләкләнде.
Безнең район данын 48 йөзүчедән торган команда яклады.