Юбилеен билгеләп үтәргә мәктәптә эшләп чыккан ветераннар, мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар, укытучылар чакырылган иде. Бу мәктәптә элекке традицияләрне дәвам итеп, заман таләпләренә җавап бирүче алымнарны, заманча технологияләрне кулланып укыталар. Ил-дәге демографик хәлгә бәйле рәвештә, соңгы елларда укучылар саны кимегәндә, беренче мәк-тәптә бу проблема юк. Киресенчә, монда укырга теләүчеләр күп, мәктәп кенә сыйдыра алмый.
Ни өчен бу мәктәп көндәшлеккә сәләтле? Ул башкалардан ни белән аерылып тора? Беренчедән, монда башлангыч сыйныфларда төрле үстерешле программалар иңдерелә, 2005 елдан физика һәм математика, җәмгыять белеме буенча профильле укыту алып барыла. Икенчедән, сәләтле балалар белән эшләү – мәктәпнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Монда укучы 700 гә якын бала арасында сәләтлеләр бик күп. Узган елларда гына да 60 тан артык укучы район, республика, Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче олимпиадаларда җиңеп чыккан.
Мәктәпнең 110 еллыгы бәйрәмендә ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Гүзәл Минкина да катнашты. Ул мәктәпнең 110 ел эчендә эшләгән эшләрен, тарихын барлап рәхмәт сүзләре җиткерде, елдан-ел камилләшә бара, укытучының да хорда җырлавы коллектив-ның кулга-кул тотынып эшләвен күрсәтә дип шәрехләде һәм мәктәпкә җиһазлар алу өчен 50 мең сум күләмендә сертификат тапшырды. Шулай ук ике укытучыны Лилия Петрова һәм Ирина Петухованы ТР фән һәм мәгариф министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең соци аль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Беспалов ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең котлау телеграммасын укыды, районда абруйлы мәктәп икәнен билгеләп үтте, бу мәктәптә укыткан укытучылар шушы чор эчендә зур иҗади потенциаль, бердәм коллектив тупланып, укучыларны олы тормыш сукмагына чыгара дип ассызыклап китте. Ун хезмәткәргә район башлыгының Рәхмәт хатын һәм Мактау грамотасын тапшырды.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Наил Габдуллин әлеге мәктәпнең төпле, нигезле, күренекле мәктәп булуын, мәктәптә белемле, инициативалы укытучылар эшләвен, бөтен башлангычларда да әлеге мәктәпнең алда баруын, лидерлыкны үз кулында тотуын әйтеп узды һәм биш укучыга район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарын тапшырды.
Мәктәпнең 110 еллыгы уңаеннан илебезнең төрле почмакларында яшәүче элеккеге чыгарылыш класс укучыларыннан шактый күп телеграммалар килгән. Мәктәптә һәр сыйныф юбилей уңаеннан стенгазета чыгарган. Гомумән, бу көнне бүләкләүләр күп булды. Залда утыручы татарларның гына бераз кәефе кырылды. Тантана гел урыс телендә генә барды, ике татар биюен исәпкә алмаганда. Кайда монда толерантлык?
110 еллык тантана бик күңелле узды, төрле чыгышлар, җырлар белән үрелеп барды. Соңыннан кайткан кунаклар мәктәп ашханәсендә сыйландылар. Әйе, тантана уздыру кыйммәткә төшә, химаячеләр Александр Леванов (“Изыскатель” ҖЧҖ), Фаил Сабиров (“Квадрат” төзелеш материаллары), Александр Михайленко (“Коммуналь челтәрләр” ААҖ), Сергей Топоров (автомәктәп), Рамил Кәримов (АТП), Вячеслав Чебашев («Николаевское» ҖЧҖ), Радик Фәттахов («Заиковский» ҖЧҖ, Олег Ильин («ПМК «Мелиорация» ҖЧҖ), шәхси эшмәкәрләр – Соколовский, Фәтхуллиннар акчалата ярдәм иттеләр.