Оҗмах бит бу!

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе

Илгизәр Тимерханович хуҗаларны яңа йортлары белән котлады, озын гомер, сәламәтлек, яңа йортта бәхетле тормыш теләде. Аның котлау сүзләренә йорт төзелешен алып барган «Гарант Плюс» ҖЧҖ, «Мензелинская ПМК «Мелиорация» ҖЧҖ вәкилләре дә кушылды, алар өйләрен котлап йорт хуҗаларына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге ветераннарны, аларның балаларын, оныкларын яңа йортка күчү белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов, шәһәр башлыгы урынбасары Елена Сысоева, социаль яклау бүлеге консультанты Рәйханә Сәгыйтова да килгән иде. Алар яңа йортларның сыйфатын бәяләделәр, хуҗаларның фикерләрен дә тыңладылар.

Кайсы гына йортка керсәк тә, бүлмәләрдә иркен, җылы, бөтен уңайлыклар тудырылган, салкын һәм кайнар су агып тора, ка­нализациясе бар, ванна­лар, санузел ясалган.

Хөкүмәтебезнең Бөек Ватан сугышы ве­тераннарына бөтен уңайлыклары булган фа­тирлар һәм шәхси йорт сыйфатында ясаган бүләге - аларның батыр­лыгы, Ватанга хезмәт итүе, сугыштан соңгы халык хуҗалыгын тор­гызуга фидакарьләрчә куйган хезмәтләре өчен чираттагы рәхмәт һәм хөрмәт билгесе. Яшьләре 80нән өстә булган, үз гомерләрендә тормышның ачысын-төчесен кичергән, михнәтләр күргән әлеге буын вәкилләре йорт ач­кычларын кулларына ал­ганда күз яшьләрен тыеп тора алмадылар.

Мария Синичкинага яңа йорт шәһәребезнең Садак бистәсендәге Родниковая урамында төзелгән. Кызганычка каршы, Мария Синичкина авырып китү сәбәпле тан­танада катнаша алмады. Яңа йортның ишекләрен аның кызы Елена Шаля­нина ачып керде, бу шат­лыклы мизгелләрдә Ма­рия Александровнаның оныгы Андрей, оныкчыгы Маша да биредә иде.

Әсма Шакировага яңа йорт Халыклар Дус­лыгы тыкрыгында төзелгән. Килене Аль­бина кайнанасының кичерешләрен сөйләп алды: ”Әнкәйне авылдан алып килдек тә йорт­ка кергәч, башта аның зурлыгына исе китте, бүлмәләрен карап чык­ты. “Шушы кадәр йорт чынлап та миңамы?” дип ышанмыйча торды. Анна­ры бөтен уңайлыкларын күреп: “Оҗмах бит бу!” диде. Подрядчылар­га рәхмәтебез чик­сез, сыйфатка зур игътибар бирделәр, эшләрен һәрчак шулай дәвам итсеннәр”, дигән теләкләрен җиткерде.

Югары Тәкермән авы­лында Фәгыймә Абдул­линага яңа йортны үзе гомер кичергән ихатасын­да борыстан салганнар. Фәгыймә әбинең якын­нары, туганнары киңәше, ярдәме нәтиҗәсендә подрядчыга өстәп түләп, өч ай дигәндә аңа менә дигән иркен йорт төзелгән, янәшәдә яңа мунча да салып куйган­нар. Фәгыймә әби дә ку­анычлы күз яшьләрен тыя алмады, район җитәкчелегенә, хөкүмәткә рәхмәтен җиткерде. Аның туганнары исә йортны төзүче подрядчыга – Олег Ильин җитәкчелегендәге Минзәлә ПМКсы эшеннән бик канәгать булуларын белдерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International