Алдынгылар хөрмәтләнде
Әлеге тантанада район башлыгы Рәсим Садыков, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыныңфән, мәгариф һәм инновацион технологияләр начальнигы Наил Хәмидуллин, районыбызныңиңтырыш, эшчән механизаторлары, терлекчеләре, җитәкчеләр һәм белгеч- ләр катнашты.
・ Бу бәйрәмнеңкөзге кыр эшләре тәмамлангач, озын кышлату чорына кергәндәүткәрелүе юкка гына түгел, ・ диде бу тантанада чыгыш ясап Р.Садыков. ・ Бүген ел дәвамында башкарылган эшләргәйомгак ясап шуны әйтәалам, без барлыгы 109 меңтонна икмәк җыеп алып, республика буенча беренче унлыкта, терлек азыгы хәзерләүбуенча алтынчы урынны биләп торабыз ・ ел ярымга җитәрлек терлек азыгы запасы хәзерләнде. Киләсе ел уңышы өчен 15 меңгектардан артык көзге культуралар чәчеп калдырдык, уҗымнар яхшы гына үсеп киләләр. Сөт һәм ит җитештерүбуенча да алга китеш бар, ・Мензелинские зори・ агрофирмасыныңКалмурзино бүлекчәсе һәр сыердан 3500 кг сөт савып алды, аныңартыннан ・Вамин Минзәлә агрофирмасы терлекчеләре бара.
Районда бүгенге көндә22 гаиләфермасы эшләп килә ・Дәүләтов・ КФХсы бөтен районны бәрәңге белән тәэмин итә Аныңбер гектардан алынган акча кереме хуҗалыкларныкына караганда 4 мәртәбәгәкүбрәк. Киләчәктәдәсез үзегезнеңфидакарь хезмәтегез белән югары күрсәткечләргәирешерсез дип ышанып калам.
Наил Хәмидуллин бәй- рәмдәкатнашучыларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов исеменнән тәбрикләде. Республикадагы авыл хуҗалыгы тармагында- гы күрсәткечләр бе- лән таныштырды. ・Бу күрсәткечләрдәМинзәләрайоны хезмәтчәннәре- неңдәөлеше кергән・, ・ диде ул. Аннары Н.Хәмидуллин авыл хуҗалыгы кадрларын әзерләүдәМинзәләавыл хуҗалыгы техникумыныңсаллы өлеш кертүен әйтеп узды, компьютер классын җиһазлау өчен техникумга 250 меңсумлык сертификат тапшырды.
Аннан соңсәхнәгәбер- бер артлы игенчелектә терлекчелектәюгары хезмәт күрсәткечләренәирешкән хезмәтчәннәр, белгечләр, җитәкчеләр күтәрелде, аларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының район башлыгыныңМактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бер төркем алдынгыларга ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек миинстры Марат Әхмәтовныңисемле сәгатьләре бүләк ителде.