РФ Дәүләт Думасына юл-транспорт фаҗигаләрендә гаепле булган, корбаннар тудырган машина йөртүчеләргә җәзаны катгыйландыра торган закон проекты кертелде. Бер кеше һәлак булган очракта 9 елга кадәр, ә берничә кеше корбан булган очракта 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү тәкъдим ителә. Болардан тыш мөмкин булган төзәтмәләр исерек машина йөртүчеләргә карата штрафларны 20 тапкырга арттыру (100 мең сумга кадәр) һәм автомобильне конфискацияләүне күздә тота. Кабаттан авария тудыручы өчен машина йөртү таныклыгыннан бөтенләй колак кагу һәм иректән мәхрүм итү дә тәкъдим ителә.
“Юллардагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләре – тизлек режимын сакламау, алдан барган транспортны узам дип каршы юнәлештәге полосага чыгу һәм кире үз урыныңа кайтырга өлгермичә яисә идарә итүне югалтып, каршыга килүче машина белән бәрелешү, шулай ук җәяүлеләрнең ваемсызлыгы, – дип аңлатма бирә район буенча ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Наил Ибраһимов. – Аның фикеренчә, каршы юнәлешкә чыгып кагыйдә бозган машина йөртүчеләргә карата да җәзаны һичшиксез катгыйлатырга кирәк. Мондый аварияләрдә руль артында утырганнарның үзләренең генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы бер гаепсез кешеләрнең гомерләре өзелә”.
Елга берничә тапкыр ил күләмендә “Игътибар – балалар!” акциясе уздырыла. Акция кысаларында Дәүләт автомобиль инспекциясе төрле профилактик чаралар үткәрә, шул исәптән юл билгеләре һәм тамгаларның сыйфаты да тикшерелә. Урам һәм юлларның начар халәте юл һәлакәтен китереп чыгаручы сәбәпләр арасында элек тә, хәзер дә әйдәп баручы урынны алып тора. Таушалып беткән “зебра”лар да юл иминлегенә зыян сала бит. Моны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында да таныйлар, аварияләрнең байтагында юл тамгаларының ашалган булуы, билгеләрнең искерүе, урамнарның тиешенчә яктыртылмавы сәбәпче.
Гаепне башкалардан эзләргә без оста анысы. Баксаң, юл һәлакәтләренең 22 процентында диярлек җәяүлеләр үзләре гаепле икән бит. Замана никадәр алга атласа да, халык аңында “бу хәл теләсә кем белән килеп чыгарга мөмкин, тик мине генә урап узачак” дигән “сукыр” ышаныч яшәп килә. Җәяүлеләр өчен махсус янып торган светофорларны чат саен куярга була, а кешеләр барыбер юлны әлеге урыннан 20 метр ераклыкта, машиналар арасыннан йөгереп үтәчәк. Машина йөртүчеләр мондый “оста” җәяүлеләр белән һәр көнне диярлек очрашып тора. Укымыйча машина йөртүче таныклыгы алып чыгучылар да юллардагы һәлакәтләргә үз “өлешләрен” кертәләр.
Шулай да юлдагы вәзгыять уңай якка үзгәрә башлады. Юл һәлакәтләренең са-ны якынча – 8 процентка, анда җәрәхәт алучылар һәм үлүчеләр саны 4 процентка кимегән. Күрсәткечләрнең уңай якка үзгәрүенә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә үз өлешен керткән дип ышанасы килә: закон бозучыларны җәзалау аппаратыннан ул бигрәк юл һәлакәтләрен кисәтү хезмәтенә әйләнеп бара бугай. Дөрес, чит ил күрсәткечләренә кадәр ерак әле. Моның өчен шактый эшләр башкарасы бар: юл кагыйдәләрен бозу өчен каралган җәзаларны катгыйлаштырудан бигрәк кешелек акылын да тамырдан үзгәртергә кирәк.
Ә дөнья җәмәгатьчелеге исерек килеш руль артына утыручыларга карата җәзаның катгыйлануын таләп итә. Евросоюзга керүче күп кенә илләр, мисал өчен Даниядә өч тапкыр кагыйдә бозган кешенең машинасын конфискациялиләр. Испаниядә моның өчен 3 айдан 2 елга кадәр, Финляндиядә 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Руль артында булып, кешенең үлеменә китергән аварияләр өчен Кытайда һәм Тайландта җәза каты, хәтта атып үтерү дә каралган.
Әйдәгез, юлларда гомерләре өзелгән таныш-белешләре-безне искә төшереп, белгән догаларыбызны укыйк та, юлларда игътибарлырак булыйк.
18 ноябрь –Бөтендөнья юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне.