Беренчедән, мәктәп типо-вой бинада түгел, ә җайлаш-тырылган бинада урнашкан. 1882 нче елда ул помещик Горбушин тарафыннан Минзәлә ярминкәсенә килгән сәүдәгәрләр өчен кунакханә буларак төзелгән. 1902 нче елда, помещик бөлгенлеккә төшкәч, ул хатын-кызлар гимназиясе карамагына тапшырыла. Аннары ул – Беренче Совет, соңрак – эшче-крестьян, Молотов исемендәге политехник мәктәп була һәм, ниһаять, 1 нче урта мәктәпкә әверелә. Шуның өчен дә бинаның иске өлешендәге уку кабинетлары да санитар кагыйдәләр һәм нормалар таләп иткәнчә түгел, мәйданы буенча кечкенә. Аларның керү-чыгу юллары турыдан-туры урамга, машина йөри торган юлга чыга. Ул тулысы белән урам якка ачылган, нәкъ менә шуның өчен дә мәктәп яны территориясен төзекләндерү шәһәр кварталын төзекләндерүгә тиң, ә урамда матурлыкны саклау күпкә катлаулырак. Әмма шуңа да карамастан, чыршылар да, розалар да, шәһәрдә иң озак утыручы башка чәчәкләр дә үсә биредә.
Шәһәрдә бик озак вакытлар яшь натуралистлар станциясе эшләп килде, безнең мәктәп каршында да мәктәп яны укыту-тәҗрибә участогы бар иде, әмма кемдер аны кирәк түгел дип санап, җирне банк һәм йортлар төзелеше астына тапшырган. Хәзер мәктәп машина юлы белән кысрыкланып беткән, аның бүген ни спорт мәйданчыгы, ни укыту-тәҗрибә участогы юк. Политехник мәктәп булып саналган һәм өлкән баскычта укучылар ташчы һәм штукатур-маляр һөнәрен үзләштергән 70 нче елларда мастерскойлар, спортзал һәм котельнялар төзелешендә актив катнаштылар. 1981 нче елда укыту кабинетлары өчен янкорма төзелде, әмма аның сыйфаты бик үк мактанырлык түгел иде. Бинада салкын, түбәләрдән су үтә иде, спорт залы һәм мастерскойлар авария хәлендә калды. 2000 нче елда уздырылган түбә ремонтлау, җылылык челтәрен төзәтү чаралары да уңай нәтиҗә бирмәде. Укытучыларның, ве-тераннарның һәм мәктәпне тәмамлаучыларның төрле инстанцияләргә мөрәҗәгате дә җавапсыз калды. Бары тик Татарстаныбызның ул чагындагы президенты Минтимер Шәймиевның Минзәләгә килүе, шул исәптән безнең мәктәпкә керүе генә вәзгыятьне үзгәртте. Тамырдан борылыш ясатканы өчен без аңа чиксез рәхмәтле. Ул чагындагы район башлыгы М.Г.Фәттахов та кирәкле суммада финансларны җәлеп итү өчен күп көч куйды. Нәкъ менә шул чагында коллектив гражданлык өлгергәнлеген күрсәтте, чөнки 2001-2002 нче уку елында укыту-тәрбия процессын тулысы белән уку өчен җайлаштырылмаган көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында алып барырга туры килде. Башлангыч мәктәп укучылары башлыча икенче сменада укыту мөмкинлеге биргән гимназиядә һәм балалар бакчаларында, кичке мәктәптә белем ала. Физкультура дәресләре медицина училищесының спорт залында, ә музыка дәресләре исә сәнгать мәктәбендә уза. Шартлар, әлбәттә, бик авыр иде. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатының иске бинасында тәрәзәләр ачылмый, уку бүлмәләрен җилләтү мөмкинлеге юк диярлек, өстә-венә бүлмәләр үтәли йөри торган. Класстан тыш эшләр мәктәп стеналарыннан читтә уздырылды. Әмма педагогик коллектив төшенкелеккә бирелмәде, укыту-тәрбия эшләренең нәтиҗәсен түбә-нәйтмәде, мәктәбебез белем бирүдә алдынгылар сафында барды. Өлгергәнлек аттестатын көнкүреш хезмәтен күрсәтү комбинатында алучы класс тарихта беренче булгандыр, мөгаен.
Ә инде уку елы тәмамлануга, укытучылар коллективы һәм техник персонал җәйге отпускка китмичә диярлек яңа иске мәктәптә һәм аның булачак территориясендә хез-мәт куйдылар. Ул чагында төзелеп ятучы мәктәп корпусы янәшәсендә Р.Люксембург һәм Гурьянов урамнары яклап президентның “Тузган торакны ликвидацияләү” программасына кергән иске йортлар бар иде. Район җитәкчелеге һәм президент фонды ярдәме белән бушап калган бу участоклар мәктәпкә тапшырылды. Участок тагын да киңрәк булсын өчен программага кермәгән тагын бер йортны күчерергә карар кабул ителде. Укытучыларга йортны сүтүдә катнашырга да, зуп-зур территорияне чистартырга да туры килде. Җимерелгән йортлар урынында мәктәп бакчасы һәм спорт үзәге сафка бассын өчен коллектив бердәм булып эшкә чыга иде. Хәзер биредә физкультура дәресләре һәм спорт ярышлары уздырыла. Ә мәктәп бакчасы беренче җимешләрен бирә башлады. Бүгенге көндә спорт үзәген реконструкцияләү тулы куәтенә бара. Финанслау булмаса, бу эшне башкару мөмкин булмас иде, әлбәттә. Без 1979 нчы елда шушы мәктәпне тәмамлаган Рөстәм Тарикога мәктәп юбилее уңаеннан 800 мең сум акча бүлеп биргәне өчен чиксез рәхмәтлебез. Бу акчаларның 500 мең сумы йөгерү юлын, волейбол-баскетбол мәйданчыгын асфальтлауга китте. Калган сумма актлар залын җиһазландыруга һәм бию коллективлары өчен костюмнар тегүгә тотылды. Асфальтлау эшләрен “Сельхозхимия” ААҖ (җитәкчесе А.З.Гәрәев) алып бара, ә баскетбол щитларын “Лига” (Н.Н.Степанов) әзерләде. Е.А.Юдин, “Минзәлә ПМК “Мелиорация” ҖЧҖ (О.В.Ильин), “Минзәлә урман хуҗалыгы” (М.М.Мингазов) да кирәкле ярдәм күрсәттеләр. Аларга да зур рәхмәтлебез. Быел мәктәбебез гараж артындагы элеккеге Гражданнар оборонасы территориясен дә үзенә алды, анда җир чистарту һәм бакча ясау буенча зур эш алып барылды, зур булмаган теплица куелды. Быел “Сельхозхимия” ААҖ җитәкчесе А. Гәрәев зур ярдәм күрсәтте. Җәйге чорда укучыларыбыз иҗтимагый файдалы хезмәт белән шөгыльләнде, һәм ул үз җимешләрен бирә, чөнки балалар тормышта кирәкле күнекмәләр алалар, хезмәткә өйрәнәләр. Педагоглар һәрчак балалар янәшәсендә, алар оештыра, мәктәп, шәһәр файдасына тату, имин эшләргә өйрәтәләр.
Иң зур, мәртәбәле мәктәптә эшләү – мактаулы да, шул ук вакытта җаваплы да хезмәт. Белем бирү дәрәҗәсе лаек-лы булсын өчен педагоглар мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Бердәм дәүләт имтиханнары, предмет олимпиадалары, иҗади конкурслар, спорт ярышлары нәтиҗәләре коллективның иске мәктәпнең күркәм традицияләрен үсте-реп, ни дәрәҗәдә стабиль, җитди эшләвен күрсәтә. Без ветераннарның, педагогик хезмәтнең кадерен беләбез, алар исә безгә киңәшләре белән ярдәм итеп торалар.
Мәктәбебездә эшләгән һәм аны тәмамлаган һәркемне бу күркәм юбилей белән чын күңелдән котлыйм, иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, аларның тәрбияләнүчеләр белән дустанә мөнәсәбәтләрдә хезмәттәшлек итүләрен телим. Матур башлангычларны хуплап чыкканнары, үз мәктәпләре һәм шәһәре чәчәк атсынга фидакарь хезмәт куйганнары өчен барлык коллективка зур рәхмәтләремне белдерәм.