Гражданнарның төрле сораулар буенча мөрәҗәгать итүе бәрабәренә безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны да арта. Болар – инвалидларга, пенсионерларга салымнар, гражданнарга социаль иминият буенча больничныйлар буенча пособиеләр түләү, өлкән яшьтәге һәм караучысыз калганнарны тәрбияләү буенча компенсация билгеләү кебек күптөрле сораулар. Әлбәттә, бу мәсьәләләрне чишү өчен граждан башка оешма-учреждениеләргә юнәлтелә.
Агымдагы елның 1 сентябреннән “Җылылык буенча күрсәткән хезмәтләр өчен гражданнарга түләү артуны йомшарту өчен максатчан субсидияләр бирү турында”гы ТР Министрлар кабинетының карары гамәлгә керде. Әмма гражданнар шуны белергә тиеш, җылылык өчен мондый төр максатчан субсидия Минзәлә районына кагылмый. Ул нибары Зәй, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Ютазы районнарында яшәүчеләргә генә бирелә.
Бүгенге көнгә районда азкеремлелек буенча учетта торучы, торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидияләр алучы 950 гаилә бар, 10 ай эчендә аларга 5172 мең сум акча түләнгән (узган елның шушы чорына 2000 гаилә исәптә торган, аларга 9492 мең сум акча түләнгән). Ташламалы субсидияләр алучылар саны – 6908, аларга шушы чорда 19286 мең сум акча сарыф ителгән (узган елда 16090 мең сум түләнгән булган).
Анализдан күренгәнчә, узган елда субсидияләр рәсмиләштерү буенча мөрәҗәгать итүчеләр быелгыга караганда күбрәк булган. Азкеремлелек буенча субсидия алучы гаиләләрнең кимүен халыкның тормыш шартлары яхшыруы белән аңлатырга була. Шулай ук апрель – октябрь айларында газ һәм электр энергиясенә киткән чыгымнар кими төшә. Шул рәвешле, бу күрсәткечләр азкеремлелек буенча субсидияләр исәпләүгә турыдан-туры тәэсир итә.
Районда 7 мең граждан ташламалы субсидия ала. Субсидиянең бу төре гаилә керемен исәпкә алмыйча исәпләнә, әмма гаиләдәге кешеләр саны, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр, газ, электр энергиясе өчен түләүләр исәпкә алына.
Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү механизмын яхшырту максатларында, шушы елның июленнән пенсионерларга айлык акчалата түләүләр, инвалидларга ташламалы субсидияләр билгеләү өчен гражданнардан гаризалар алу буенча программалар эшләнде.
Мондый төр түләүләрне беренче тапкыр рәсми-ләштерүче пенсионерлар һәм инвалидлар “АК-БАРС”, Саклык банкы, Татфондбанкта шәхси счет ачып, акчаларны үзләре теләгән вакытта ала алалар.