Районыбызда каты өслекле юллары булмаган авыллар саны бик аз гына калып бара. Яз-көз айлары җиттеме, бер үк теманы кузгатып, ягъни ・Юлларыбызга кайчан асфальт салыныр?・ дип гозерләрен җиткерәҗиткерәарып беткән Бикбау, Иске Иркәнәш, Наратлыкичүкебек авылларныңхалкы да юллы булды, ниһаять. Асфальт күрмәгән авылларда яшәүчеләр дәмаксатчан федераль һәм республика программалары кысаларында башкарыла торган юл төзелеше эшләренеңкайчан да булса үзләренеңавылларында да башкарылачагына өметләрен югалтмыйлар. Территориаль һәм федераль юлларныңторышы өчен җаваплы һәм шушы юлларга хезмәт күрсәтүче ・Татавтодор・ ААҖнеңМинзәләфилиалы директоры Марат Сәмигуллин белән бүгенге әңгәмәбез дәгазета укучыларыбыздан килгән хатларга нигезләнеп оештырылды.