Ярышларда бөтен республикадан 17 команда җыелган иде. Безнең кызлар Әлки, Чирмешән һәм Алексеевск район командаларын җиңеп, үз төркемнәрендә сайлау турыннан үтеп, финалга чыктылар. Буа һәм Җәлилдән килгән гадәти көндәшләрен партияләп 2:1 исәп белән җиңделәр. Тренер-укытучы Виктор Беспалов һәм аның төркеменә йөрүче кызларның тренировкаларда ничек шөгыльләнүен исәпкә алсак, бу нәтиҗәне көтәргә була иде.
Болардан тыш шуны да искәртү кирәк, районда волейбол үсешенә район хакимияте дә зур өлеш кертә. Соңгы елларда Николаевка, Мәлкән, Коноваловка мәктәпләрендә волейбол бүлекчәләре ачылу шулай ук үз җимешләрен бирде. Шушы системаны үстерергә һәм ныгытырга кирәк. Чөнки авыл һәм мәктәп балалары башка спорт төрләре кебек үк, волейбол белән дә даими шөгыльләнсәләр, район һәм республикада үткәрелгән ярышларда югары нәтиҗәләргә ирешәчәкләр.
Фотографияда сулдан уңга: Карина Гудовских (1нче мәктәп), Лилиана Фәттахова (Мәлкән мәктәбе), Елизавета Конышева (3нче мәктәп), Эллана Бабанова (2нче мәктәп), Кристина Шимановская (Мәлкән мәктәбе), Динара Галимәрданова (1нче мәктәп), Гөлназ Фәйзрахманова (2нче мәктәп), Анастасия Лаврентьева (2нче мәктәп), утыралар: Юлия Ионова (Коноваловка
мәктәбе), Кристина Прокофьева (Коноваловка мәктәбе), Алина Хәмитова (3нче мәктәп).