Булдырыйм дисәң, була икән!

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Кадомцевлар урамында да (Боз сарае яныннан башлап Гурьянов урамы­на кадәр) әлеге пробле­ма күп еллардан бирле халыкның җелегенә тигән иде: моңарчы җәяүлеләр автомобильләр белән бер юлдан йөрергә мәҗбүр булды. Быел, ниһаять, йөк урыныннан кузгал­ды: әлеге урамда троту­ар ясадылар. Тротуарны ясаучыларга кыенлыклар белән дә очрашырга туры килде, чөнки урамның су агып ятучы ерганагы да бар иде бит. Шунлыктан бу урынга күпер ясап ку­елды (рәсемдә).

Шәһәр урамнарында тротуарлар салына баш­лау минзәләлеләр өчен әлбәттә сөенеч! Шушы уңайдан җәяүлеләрнең дә фикерләрен белештек.

Гөлсинә Абдуллина, пен­сионер:

– Мин үзем Рыночная урамында яшим, автобу­стан төшкәч, үзебезнең урамга кергәнче, машина фәлән бәреп китмәсен дип, як-якка карый-ка­рый җәфаланып бетә идек, хәзер рәхәткә чык­тык. Тротуарлар салу эше башка урамнарда да дәвам иттерелсен иде.

Любовь Богомолова, Свет­лана Жирнова, “Чиста шәһәр” ҖЧҖ эшчеләре:

– Безгә шәһәр тор­мышы яхшы таныш. Уңай үзгәрешләр күреп сөенәбез. Шуңа да әлеге урамда яшәүчеләрнең, бигрәк тә җәяүлеләрнең шатлыкларын уртакла­шабыз. Әле бүген шушы тротуардагы металлдан ясалган күперчекне бу­ярга килдек. Шәһәрне төзекләндерүгә безнең дә өлешебез керүенә ку­анабыз.

Тимур Суфиев, гимназия-нең 7 сыйныф укучысы:

– Без яши торган Садак бистәсендә дә троту­арлар ясасыннар иде. Гимназия тирәсендәге урамнарда тротуарлар булгач, өйдәгеләр без­не мәктәпкә тыныч күңел белән озаталар. Укыту­чылар да “Тротуардан гына йөрегез”, дип һәрчак искә төшереп торалар.

Кичләрен баганаларда лампочкалар сирәк ян­ганлыктан, элек урам бик караңгы, килеп җитмичә, юлдан кеше барганы күренми дә иде. Кадом­цевлар урамындагы ба­ганаларга яктырткыч­лар да урнаштырылды. Уңайлыклар тудырыйм дисәң, мәсьәләне хәл итеп була икән бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International