Кибетләре якты, ашлары тәмле, үзләре ягымлы

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Ул авыл халкына һәм шәһәрдә беренчел кирәк-ярак булган көндәлек товарларны сата. Эшмәкәрләргә кечкенә авыл­ларда кибет ачу бик фай­далы түгел. Шуңа карама­стан Минзәлә кулланучылар җәмгыяте кече Чулпан, Дружба кебек авылларда яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Минзәлә кулланучылар җәмгыятенең районда 21 авылында һәм шәһәрдә өч кибете, бер ка­фесы бар. Кулланучылар җәмгыятенең айлык товар әйләнеше 6,2 млн сумнан алып 7 миллион сумга кадәр тәшкил итә. Башта кыенга туры килгән, хәзер эшләр начар тормый.

Яңа Маҗын, Иске Маҗын, Тулбай, Тупач кибете сату­чылары җиткерелгән план­ны айныкын айга арттырып үтәп баралар. Кулланучылар җәмгыяте Минзәлә, Чаллы, Казан шәһәрләрендә булган көзге ярминкәләрдә актив кат­наша. Әле менә 27 октябрьдә булачак Казан шәһәрендәге ярминкәгә 6 тонна ит, 2 тонна икмәк-булка эшләнмәләр, ба­лык участогыннан ике тонна елга балыгы алып барырга уйлыйлар. Казан шәһәре хал­кы минзәләлеләр алып килгән балыкны бик яратып алалар икән. Шулай ук ярминкәгә төрле ассортиментта бодай, борчак, карабодай, солы, арпа да алып барачаклар.

Кулланучылар җәмгыятенең Минзәлә кафесының бер ягын­да икмәк-булка әйберләре пешерелә. Монда ипи, ба­тоннан тыш өчпочмаклар, бәлешләр, пироглар да сатуга чыгарыла. Авыл һәм шәһәр халкыннан төрле выпечка­лар пешерергә заявкалар җыела һәм ул заявкалар икен­че көнне үк үтәлеп аны авыл халкына илтеп тә бирәләр. Кулланучылар җәмгыятендә көнгә 2,5 тонна икмәк-булка әйберләре пешерелә. ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә “Татпотребсоюз” Чаллы икмәк продуктлары комбинаты белән килешү төзелгән. Икмәк про­дуктлары комбинаты куллану­чылар җәмгыятенә югары сорт­лы бер капчык онны фәкать 500 сумнан, ягъни килограм­мын 10 сумнан җибәрә икән бит. Шуңа ипи очсызга әйләнә. Ипи эшләнмәләрен авыллар­га, шәһәр кибетләренә Газель, УАЗ буханка, УАЗ автолавкасы белән илтәләр. Икмәк-булка эшләнмәләре өчен 2011 ел азагында 144 данә лоток сатып алынган.

Шулай ук Минзәлә кафесының бер өлешендә көнгә кулдан 80 кг пилмән, өй токмачы, голуб­цы, манты, кәтлит һәм баш­ка продукция җитештерелә. Әйтергә кирәк, монда җитештерелгән полуфабрикат һәрвакыт тәмле була, халык әлеге продукцияләрне яра­тып ала. Кафеда туган көннәр, туйлар, юбилейлар, үлгән кешеләрне искә алу уздырыла. Әлеге чараларны уздырган­да кешеләрдән аренда түләве алынмый, бу шул акчага ха­лык күбрәк сыйлансын өчен эшләнә.

“Минзәлә” кафесы яшьләрнең генә түгел, барлык шәһәр һәм район, читтән килгән кешеләрнең дә яраткан уры­ны ул. Монда шәһәргә килгән кешеләр тамак ялгап чыгалар, яисә чәй артында сөйләшеп утырырга керәләр, кәефне күтәрү өчен сыра, каты­рак эчемлек тә эчәргә була. Биредә ризыкларның ассор­тименты киң: төрле салатлар, I һәм II кайнар ашлар әзерләнә, пешкән әйберләр белән сөтле һәм лимонлы чәй эчәргә була. Киләчәктә балалар өчен ту­ган көннәр һәм башка чаралар уздыру да ниятләнә монда. “Минзәлә” кафесы эшчәннәре республиканың 40 җәмәгать предприятиеләре арасында уздырылган Мөслим, Актаныш, Мамадыш районнарында икен­че һәм өченче урыннарны ал­ганнар. Соңгы елларда гына да өч мәртәбә икенче урынны яу­лаганнар.

Кулланучылар җәмгыяте рай­он, шәһәр мәктәпләре белән берлектә дару үләннәре, ми-ләш, баланны җыеп киптереп, “Татпотребсоюз”га җибәргән. Ә “Татпотребсоюз” үз чиратында дару үләннәрен махсус чимал киптерү җайланмасында кипте­реп, төргәкләргә төреп, капка салып ТР аптекаларына озата.

Кулланучылар җәмгыяте район халкыннан һәм фермерлардан авыл хуҗалыгы продукциясе әзерли. Ул быел барлыгы 15 тонна суган, 500 тонна бәрәңге, 20 тонна кишер сатып алган. Әлеге чималны саклау өчен “Минзәлә” кафесының подва­лы, Чаллы трактындагы бина файдаланыла. Җәмгыять көнгә 2 тонна халыктан сөт җыеп аны “Вамин-Татарстан” ААҖнең Минзәләдәге кабул итү пункты­на тапшыра. Моның өчен 2011 елда сөт җыю машинасы сатып алынган. Ел саен тендерны отып район мәктәпләрен һәм бакчаларын туклану һәм сөт продуктлары белән тәэмин итәләр. Казылыкны 1,5 тонна ясаса, прессланган ат итен 500 килограмм ясый. Әлеге эшләнмәләрнең саклау срогы 6 ай. Шулай ук дуңгыз салосын, итне дә ыслый. Елга ике тон­на сало, өч тонна итне ыслап сәүдә челтәренә озата. Халык әлеге продукцияне дә бик яра­тып, теләп ала.

Җәмгыятьнең ярдәмче хуҗа-лыгы Воровский бистәсендә урнашкан. Монда аларның гаилә фермасы бар. 50 шәр башка исәпләнгән мөгезле эре терлек фермасы, атлар фер­масы, 200 башка исәпләнгән дуңгыз фермасы җәмгыятьне ит белән тәэмин итеп тора. Биредә яңа технология кулла­ныла. Хуҗалык фермаларында тиресне көнгә 3 мәртәбә чи­стартсалар, монда мал асла­рында җыелган тирескә махсус катнашма гына сибәләр, ул үз чиратында тиресне йомшартып киптерә. Терлекләрне ашату өчен махсус улакка азыкны атнага бер тапкыр салалар да терлек ашаган саен улактан азык төшеп тора. Бу инде тер­лек азыгы әрәм-шәрәм ителми дигән сүз. Шулай ук су эчерү җайланмасыннан да терлекләр үзләренә кирәкле суны гына эчәләр.

Ярдәмче хуҗалык карамагын­да 360 гектар җир бар, анда бо­дай, арпа үстергәннәр. Уңышы да елына күрә ярыйсы, гек­тарыннан 22 центнер төшем алынган.

Җәмгыятьтә керемнәрне һәм чыгымнарны санар­га өйрәнгәннәр. Хәзер һәр кибетнең, кафеның, ярдәмче хуҗалыкның үз планы бар. Һәр хезмәткәр барлык керемне һәм производство чыгымна­рын белә. Һәркем чыгымнарны киметеп керемнәрне арттыру турында уйлый. Кем эшли, ул яхшы хезмәт хакы ала, биредә уртача хезмәт хакы 13 мең сум тәшкил итә. Яхшы эшләүчеләр 18 әр мең сум ала икән биредә.

Җәмгыятьтә барысы 65 кеше хезмәт куя, шуның 8 е инже­нер-техник хезмәткәр. Коллек­тивны ТРның атказанган азык сәнәгате хезмәткәре Гөлнәзирә Габделхәмит кызы Зыязова җитәкли. Ул төпле, ныклы кол­лектив туплаган. Андый кол­лектив белән төрле авырлык-ларны да җиңеп чыгарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International