77 нче сезон

2012 елның 26 октябре, җомга

Яңа сезоны ачу тантана­сы традиция нигезендә узган елга йомгак ясау­дан, театрның үткәнен барлаудан һәм төрле номинацияләр буенча бүләкләүләрдән башлан­ды.

Театрда узган 76 сезон озак еллар баш режиссер булып эшләгән Мулланур Мостафин елы игълан ителү уңаеннан “Остаз” исемендәге премия бул­дырылган иде. Бу пре­мия аның хезмәттәшләре шәкертләре РСФСРның атказанган артисткасы Нәсимә Жиһаншина һәм ТРның атказанган ар­тисткасы Мөслимә Гари­фуллиналарга бирелде. Залдагы тамашачыга Мөслимә ханымның ви­део язмасын күрсәттеләр.

“Иң актив тамашачы” номинациясендә Рауша­ния Титова һәм Хәмдия Батршинага бүләкләр тапшырылды. “Ә театр фанаты” номинациясенә АТП директоры Рамил Кәримов лаек булды, ул үз чиратында театрның 77 сезоны уңаеннан шушы санга тагы өч ноль өстәп 77 мең сум акча бүләк итәчәген вәгъдә итте. “Театр дуслары” номинациясендә Ильяс Гәрәев һәм Кадрәк авылы җирлеге бүләкләнде.

76 нчы иҗат нәтиҗәләре буенча Әбү Бәкернең “Буй­даклар” спектаклендә “Спектакльдә ансамбль” номинациясе белән Ил­дар, Илшат, Илгиз, Ил­дус рольләрен уңышлы башкарган өчен Ил­наз Хисмәтуллин, Ил­дус Хәлиуллин, Рус­лан Әхмәтҗанов, Ри­фат Хафизов, шул ук спектакльдә Энҗе обра­зын уңышлы башкарганы өчен “Спектакльдә харак­терны уңышлы ачу” номи­нациясе белән Әлфидә Теряева бүләкләнде. Шу­лай ук Ә.Гаффарның “Бер картлыкта, бер яшьлектә” спектаклендә Нәркис об­разын уңышлы башкарга­ны өчен “Уңышлы ввод” номинациясенә Илсинә Миңнемуллина, шул ук спектакльдә Искәндәр образын уңышлы баш­карганы өчен “Беренче пландагы иң яхшы ир-ат” роле номинациясенә Ле­нар Миңнемуллин лаек булды.

76 нчы иҗат сезоны нәтиҗәләре буенча иң күп спектакль (94) уйна­ганы өчен Рифат Хафи­зов бүләкләнде.

Сезон буенча махсус призларга олпат артист­лар Хафиз Хамматуллин, ирле-хатынлы Рәзилә һәм Рөстәм Муллиннар, Венера Нигъмәтуллина лаек булдылар.

Бүләкләүләрдән соң та­машачылар төрек язу­чысы Тунджер Жуже-ноглуның “Ташкын” спек­таклен карадылар. Спек­такль бик уңышлы килеп чыккан, тамашачылар артистлар уенын тын ал­мыйча да карап утырды­лар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International