Минзәлә сандугачлары

2012 елның 29 октябре, дүшәмбе

Әйе, халык хоры дигән исем – зур исем. Моның өчен хор күп юллар үтте: әле халык хоры булганчыга кадәр, ул Идел буе шәһәрләре ветераннарының респу­блика иҗат фестивале лауреаты, аннары “Са­лют, Җиңү!” район смо­тры лауреаты булды.

1982 ел. Район ветераннарының, Бөек Ватан сугышын­да катнашучыларның иҗтимагый советы уты­рышы. Район Мәдәният йорты методисты Л.Әхмәтгалиева ветеран­нар хоры төзү турындагы күпләрнең хыялын тор­мышка ашыру тәкъдиме белән чыга. Бу тәкъдимне совет әгъзалары бердәм рәвештә хуплап чыгалар. Шул рәвешле хор төзелә. Аның иң беренче әдәби җитәкчесе Ирина Нико­лаевна Моряхина була. Иң беренчеләрдән булып хорга йөрүчеләр кемнәр була соң? Күпчелеге – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл ветераннары була.

...Беренче концертлар. Тамашачылар хорның һәрбер чыгышын бик җылы кабул итәләр, чыгышлар да аз бул­мый... Туган як буй­лап җырлар яңгырый, күңелле, моңлылары, төрле авторларныкы һәм халык җырлары. Хор коллективының карт­лар йорты белән ныклы элемтәдә торуын да әйтеп үтәргә кирәк. Алар биредә еш кунак булалар, биредә яшәүче өлкәннәр исә аларны көтеп алалар.

Хор республикабызның төрле төбәкләренә барып чыгышлар ясый, шушы араларда гына Акта­нышта, Казанда, Җәлил бистәсендә, Мөслимдә булып кайттылар.

Билгеле, 30 ел эчендә бик күп үзгәрешләр бул­ды. Хорда беренче бу­лып чыгыш ясаучылар безнең арабызда юк инде хәзер, әмма алар турында беркайчан да истән чыгармыйлар. Ә хорның сафы яңа башка­ручылар белән тулылана бара. Хорны җитәкләүче состав та үзгәреп тора. Әдәби җитәкче эстафе­тасын Раиса Захаровна Корбангалина дәвам итә, концертмейстерлары Р.С.Сәүбанов, Б.И.Быков, Ю.В.Петров, В.Ф.Әминев була, А.З.Латыйпов хорга булышлык итә.

Хәзерге вакытта хорның әдәби җитәкчесе Ләйлә Мәүҗит кызы Фәррахова, концертмейстер Евге­ний Михайлович Леса­гин. Бүгенге көндә хор 30 кешене берләштерә. Алар арасында төрле һөнәр ияләре бар. Әмма аларның бары­сын да җырга мәхәббәт, бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәт, бер-берсе белән аралашу берләштерә. Арала­рында шигырь язучы­лар да бар. К.С.Обухова, М.С.Герасимова шундый­лардан.

Һәм менә, ниһаять, хорның 30 еллыгы.Ул район Мәдәният сараен­да үтте. Зал халык белән шыгрым тулы иде. Бе­ренче рәттә элек хорга йөрүчеләр утыра. Алып баручылар концертны ачып җибәргәч, сүз рай­он башкарма комите­ты җитәкчесенең соци­аль мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Петрович Беспаловка би­релде. Анатолий Петро­вич үзенең чыгышында хорның район тормышын­да әһәмиятле урын алып торуы, төрле яшьтәге кешеләрне рухи яктан тәрбияләүдәге мөһим роле турында сөйләде. Ул һәрбер кешенең тормышында җыр юл­даш булуын, ә хорда катнашучыларның һәрчак көр күңелле булып калу­ларын, минзәләлеләргә шатлык китерүләрен теләде. Клавдия Обухо­ва хорга багышлап языл­ган үзенең шигырьләрен укыды. Сәхнәдә “Мин яратам сине, Татарстан!” дигән җыр яңгырады. Ә аннары Россия турында­гы җырлар, анда яшәүче халык җырлары, агылды. Тамашачылар күңелле халык җырларын, ли­рик җырларны, шаян такмакларны тыңлап әле шатлыктан елма­еп, әле моңсуланып күз яшьләрен сөртеп утыр­ды.

Хордан соң сәхнәгә ае­рым башкаручылар, во­каль төркемнәр чыкты. “Над рекой березки-елки”җырын башкаручы Владимир Мамаев чыгы­шы алкышларга күмелде, “Ласточка”җыры белән Нина Фадееваны да озак кына сәхнәдән чы­гармыйча тордылар. Надежда Караганова да башкарган җырлары белән һәркемне соклан­дыра. Бу юлы ул тама­шачылар күңелен “Бишек җыры” белән әсир итте. Надежда Караганова белән Мария Кальскова башкаруындагы “Ночь светла” романсыннан соң тамашачыларның “Снегопад” җырын да ишетәселәре килгән иде, аны Мария Каль­скова җырлады. Лю­бовь Алехина белән Нина Фадееваның “Цветет черемуха к похолоданию”дуэты да, “Помню я еще моло­денькой была” рус ха­лык җыры да берәүне дә битараф калдырма­ды. Тамаша залындагы олысы-кечесе “Вдохно­вение”, “Русская песня” рус ансамбльләренең җырларын, Вене­ра Вәлиева сөйләгән шигырьләрне, рус-татар фольклор ансамбле баш­карган халык җырларын һәм такмакларны күңел биреп тыңлады.

Хор коллективы башка­руында тагын җырлар дәвам итте. Тамашачы­лар һәр җырны алкыш­лар белән каршы алды. Концерт ахырына якын­лашты. “Ямьле безнең Минзәләбез” дигән туган ягыбыз турындагы татар­ча җырдан соң хорда кат­нашучылар - Мария Гера­симова сүзләренә Ләйлә Фәррахова иҗат иткән “Туган шәһәрем минем” дигән җыр яңгырады.

Хорның һәрбер чыгышы залда утыручыларның, аеруча өлкән яшьтәгеләрнең, күңелләренә үтеп ке­реп аларны җыр-моң дәрьясына алып керде, алардагы яшәү көчен арттырды, игелекләр кылу теләген көчәйтте, яхшы кәеф күтәренкелеге өләште...

* * *

Халык хоры 1982 нче елда оешкан, инде өч дистә ел дәвамында тамашачыны үз чыгышлары белән сокландырып килә, ә җиде ел элек ул халык хоры исемен яулады.

 

Дистәләгән еллар эш ста­жы туплаган, кызыксыну­чан, иҗади, җыр-моңга гашыйк бу җаннарның күпләре – хезмәт ветеран­нары, алар – шәһәрнең хөрмәтле кешеләре. “Ве­тераннар хоры турында мин күптәннән, әле аның беренче составы чыгыш ясаган чордан ук беләм. Сәхнәгә горур кыяфәтле, күкрәкләрендә орден-медальләр балкытып Бөек Ватан сугышында катнашучылар чыгып басып, “Вставай, стра­на огромная, вставай на смертный бой...”, дип җырлап җибәрүгә, зал аягүрә басып тыңлады. Соңыннан, лаеклы ялга чыгуга, үзем дә хорга килдем. Миңа кешеләр белән, мәктәп укучыла­ры, студентлар белән аралашу бик кызык. Ә быел исә без Актаныш, Мөслим тамашачысына концерт программабыз­ны күрсәттек, безгә бик ошады”, – дип тәэсирләре белән уртаклашты хор әгъзасы Евгения Макаро­ва.

Чараның башында ук алып баручылар хорның беренче адымнары, аның үсеш тарихы турында бәян иттеләр. Бу көнне хор коллективы хакын­да бик күп җылы сүзләр әйтелде. “Әлбәттә, бик дулкынландыргыч вакый­га бу. Хорга нинди исем бирергә дип бик озак баш ваттым. Гәрчә күңелемдә йөрткән исем бар бар­лыкка – “Минзәлә санду­гачлары” дип атыйм мин аларны. Районыбыз өчен горурлык, бердәнбер хо­рыбыз ул безнең. Алар бик хәрәкәтчән, тынгы­сыз, оешкан, барыбыз өчен дә өлге булырлык. 30 ел – хор өчен мәртәбәле вакыт. Сезгә бәхет, уңышлар, дан-шөһрәт казануыгызны телим”, – диде район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр бу­енча урынбасары Анато­лий Беспалов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International