- Ерак юлларга йөрү- челәрдән башка төбәкләр белән чагыштырганда безнең Татарстанда юлларның торышы яхшы булуы, әллә каян аерылып торуы турында җылы сүзләр еш ишетергә туры килә. Шулай булуы бик тә сөенечле. Безне район юллары, бигрәк тә авыл юлларының торышы кызыксындыра. Марат Марсович, бу сезонда башкарылган эшләрегез белән таныштырып үтсәгез иде.
– Безнең филиал 1000 км дан күбрәк юлга хезмәт күрсәтә, шул исәптән Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнары территориясендәге 900 км дан күбрәк территориаль һәм М-7 Волга- Мәскәү-Уфа автотрассасындагы 110 км га якын федераль әһәмияттәге юллар. Быелгы сезонга килгәндә, аны без уңышлы гына төгәлләдек дип әйтер идем. Барысы 800 млн сумнан күбрәк юл төзү эшләре башкарылды. Башкарылган эшләрнең күләме былтыргыга караганда 20 процентка күбрәк. Бигрәк тә Минзәлә районында күп эшләнде. Минзәлә районы юлларын Мөслим районы белән тоташтыру буенча эшне узган елгы сезонда башлаган идек. Бу бик күпләрнең хыялы булгандыр. Менә шушы хыял, ниһаять, чынга ашты: М-7 Волга федераль трассасыннан алып Иске Иркәнәш-Тат.Мөшеге- Кызыл Төбәк авыллары аша Мөслим районының Елгабаш авылына кадәр юлга түбән катлам асфальт җәелде. Мөслим якларына йөрүчеләр дә, шул яклардан безгә йөрүчеләр дә аз түгел. Шушы яклардагы юлларны асфальтлау юлларның озынлыгын 22 км га кыскартырга этәргеч бирде. Шулай ук көньяк-көнчыгыш ягыннан бу юл белән Актаныш районы да тоташтырылды.
Хезмәттәшләребез – “Татавто- дор”ның Түбән Кама филиалы эшчәннәре Кадрәк-Наратлы Кичү-Хуҗәмәт арасында 12 км юлга асфальт (түбән катлам) җәйделәр.
– Димәк, Минзәлә-Мөслим, аннары Әлмәт маршруты буенча автобус йөртә башлау турында уйларга да була.
– Пассажирлар табылса, нигә булмасын. Юллар ялтырап тора! Бу якларда юлчылар күп йөри, попуткаларда торучылар да шактый күзгә ташлана.
– Сезнең филиалдагы асфальт җәючеләр бер көндә күпме юлны асфальтлый ала?
– Минзәләдәге асфальт-бетон заводы бер көндә 2400 тонна асфальт җитештерү мөмкинлегенә ия. 1 км юл өчен 1000 тонна асфальт таләп ителүен күздә тотсак, 1 көндә якынча 2 км юл асфальтлый алабыз. Быел 78 мең тонна асфальт чыгарылды. Җитештерелгән асфальт Актаныш, Мөслим районнары юллары өчен дә файдаланылды, аннары асфальт бетон белән Түбән Кама филиалын да тәэмин иттек.
– Соңгы елларда халыкның кереме арту тәэсиреме, автотранспорт чараларының артуы күзгә ташлана, федераль трассаларда йөк машиналары, пассажирлар ташучы транспорт ташкыны агыла гына. Инде башкалабызда күптәннән, соңгы елларда Яр Чаллыда да кешеләр эшкә барган-кайткан сәгаьләрдә “бөкеләр” хасил була башлады. Авыр йөк машиналары күп йөрүдән, машиналар агышыннан федераль юлларда урыны белән хәтта колеялар хасил була. Бу мәсьәләгә карата сезнең карашыгыз нинди?
– Бу бик катлаулы мәсьәлә, “бөкеләр” дә, юллардагы колеялар да. Моның өчен перспективага карап эшләргә кирәк, юл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә дә, транспорт хуҗалыгындагыларга да. Чөнки юлларда куәтле машиналар арта бара. Чит ил техникасы белән, яки авыр йөк төягән транспортларга сәгатенә 40- 60-80 км белән йөрү үзен акламый. Алар өчен югары тизлектә бару кулайрак. Бер полосалы юллардан ике-өч полосалыга күчү проблемасы елдан-ел актуальләшеп бара. Чит илләрдә юкка кертмиләр мондый алымнарны. Алга карап фикер йөртүнең нәтиҗәсе зуррак булыр иде дип әйтәсе килә.
Чит илләр белән чагыштырып шактый мисаллар китерергә булыр иде. Әйтик, АКШта 1 км юлны карап тотуга елына 170 млрд доллар сарыф ителә, Кытайда – 40 ка кадәр, ә Россиядә ул нибары 7 млрд доллар тәшкил итә. Шунлыктан безнең ил федераль юлларның торышы буенча 8-10 елга калышып бара, бу ел саен ремонтланып җитмәгән 2-2,5 меңнәрчә км лар дигән сүз.
– Безнең республикадагы авылларның 30 процентында, Россия буенча алганда авылларның 40 процентында юллар икътисадның да, халыкның да ихтыяҗын канәгатьләндерми, чөнки алар асфальтланмаган.
– Яхшы юллар – тормыш артериясе, димәсләр иде. Әйе, авыл юллары буенча проблемалар бар. Билгеле, ил, республика җитәкчелеге бу проблемалар өстендә эшли, бу уңайдан озын сроклы максатчан программалар төзелә. Шушы программалар безнең район юлларында да чагылыш таба. 2013 елда Яту авылына – 1км, Иске Иркәнәшкә – 2,5 км, Әтрәклегә – 1,5 км, Тат.Мөшеге авылына 1 км арада керү юлларына асфальт-бетон җәяргә уйлыйбыз.
Шулай ук киләсе ел сезонына югарыда әйтеп узган Иркәнәш- Тат.Мөшеге-Елгабаш юллары, әлеге юлларның икенче катын асфальтлау бурычы тора, барлыгы 20 км га икенче кат асфальт җәергә уйлыйбыз. Филимоновка авылына кадәрге юлга да асфальт җәергә планлаштырабыз.
– Республика күләмендә яктыртылып килүче “Халык контроле” сайтына районыбызның Дусай Кичү авылыннан да мөрәҗәгать керде. Бу якларда асфальт кайчан салыныр?
– Ык арты зонасындагы, Бикбау, Мәлкән якларындагы юллар иң проблемалы юллар икәне безгә дә таныш, хәзер бу проблемаларны чишеп киләбез. Мәлкән, Дусай Кичү авылларында яшәүчеләрне дә сөендерә алабыз, киләсе елда М-7 автотрассасыннан башлап әлеге юлны асфальтлау күздә тотыла.
– Юл төзелешендә дә яңа техника шактый кулланыла, шул яңа техникалар белән яңа технологияләр үтеп керә, шулар турында да әйтеп китсәгез иде.
– Яңа техника – ресайклер яңа технология буенча эшләргә, шул рәвешле юлның сыйфатын яхшыртуга зур этәргеч бирә. Аны грунт стабилизаторы дисәк тә була, аның ярдәмендә известь кушылган дымлы грунт болгатыла, грунт ныгытыла дигән сүз. Моннан тыш әлеге техника юл өслеген тигезли.
Тагын бер яңа технология кулланылышта: 3D спутник системасы. Бу система катлау- лы проектларны башкарганда да юл төзелешендә эшләүче бульдозерларның тиешле мәгълүматлар нигезендә төгәл һәм нәтиҗәле эшләвен тәэмин итә.
Грунт сулары агу өчен юл аша салынучы суүткәргеч торбаларны яңа – Австрия технологиясе буенча урнаштырабыз. Мондый гофрированный торбалар чыдам һәм ныклы булуы белән отышлы. Иркәнәш, Мөшеге юлларын төзегәндә шундый 6 торба салынды.
– Юл төзүгә үзләреннән зур өлеш кертүче, тырыш хезмәт куючы эшче- хезмәткәрләрегезне дә әйтеп узарга форсат бар.
– Андыйлар рәтенә баш инженер Рәшит Һадиев, производство буенча директор урынбасары Радик Корнилов, АБЗ прорабы Антон Германов, прораб Фәрит Галиев, автогрейдер машинистлары Вәсил Исмәгыйлов, Ринат Әхмәтшин, погрузчик машинистлары Владимир Лейман, Михаил Соколов, автомашина йөртүчеләр Юрий Пузырев, Александр Рубцов, Фәрит Кадырбаков, Виктор Якушин, Альберт Вильданов, “алтын куллы” Фәнис Ахметов, АБЗ операторлары Илшат Нәбиев, Хафиз Туктаров исемнәрен кертергә булыр иде. Коллективыбыз зур, 230 кешене берләштерә. Аларның һәрберсе үз эшен тырышып, намус белән башкара, шуңа күрә аларның исемнәрен санап бетерү мөмкин түгел. Иң мөһиме – башкарган эшләребез районыбызның, республикабызның икътисадын үстерүгә этәргеч бирсен, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерсен иде.