Агач утырту көне

2012 елның 22 октябре, дүшәмбе

Бу көнне барлыгы 3460 төп агач, шул исәптән 1360 төп чыршы, 400 каен, 1300 миләш, 700 төп юкә утыртылды. Шәһәрне яшелләндерүчеләргә – агач утыртучыларга агач үсентеләре Юртау уча­сток урманчылыгы пи­томнигыннан бирелде.

Әлеге чараның иң мас­штаблы өлеше шәһәрнең төньягында – Садак бистәсендә булды, биредә агачлар юл буй­ларына утыртылды. Бу көнне драмтеатр янын­дагы аллеяга, Боз сарае, район үзәк хастаханәсе янындагы юл буйларына да агачлар күп утыртыл­ды, моннан тыш шәһәр урамнары, парклар да яшь үсентеләр белән ту­лыландырылды.

Шәһәрне яшелләндерүдә бигрәк тә драмтеатр, район үзәк хастаханәсе, “ТПФ “Изыскатель” ҖЧҖ, “Минзәлә”кулланучылар җәмгыяте, нәсел пред­приятиесе, “Промсер­вис” ҖЧҖ, суд приставы, хәрби комиссариат кол­лективлары һәм 1 нче, 3 нче урта мәктәп укучыла­ры активлык күрсәттеләр.

“Минзәлә урманчы­лыгы” дәүләт казна учреждениесеннән алын­ган мәгълүматларга караганда, шәһәрне яшелләндерү буенча агач утырту акциясе хәзер дә дәвам итә әле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International