Уңайлыклар тудырыла

2012 елның 26 октябре, җомга

Шәһәребездәге юллар­ны асфальтлау белән “ПКФ “Автострой” ҖЧҖ (Анатолий Ростилов) шөгыльләнә. Әлеге фир­ма сентябрь аенда да алты урамны асфальтла­ган иде. 15 октябрьдә юл­чылар тагын бездә эшли башладылар.

– Эш колачы киң, безнең алга 21 мең кв.м юл ас­фальтлау бурычы куел­ган иде. Байтак урамнар­ны асфальтладык инде. Әйтик, шушы көннәрдә генә Садовая, Трактор­ная, Пушкин, Головин, За­падная урамнары, Запад­ный тыкрыгы, О.Кошевой, Чапаев, Фрунзе урамна­рында эшләдек, дип эш барышы белән таныш­тырды безне прораб Мар­сель Фазлиев.

“Автострой” юлчылары һәр көн иртәнге җидедән кичке җидегә кадәр Минзәлә урамнарын ас­фальтлау белән мәшгуль. Бер көндә күпме асфальт җәелә дип сорагач, “300 тонна”, диде прораб. 10 тонна асфальт 80 кв.мны асфальтларга җитүен истә тотсак, бер көндә күпме эш башкарыла дигән сүз.

Без барганда юлчылар О.Кошевой урамын ас­фальтлыйлар иде. Шуны­сы күзгә ташланды, һәр йорт буенча юлдан төшү юллары да асфальтла­на. Юлчылар эшләгән урамнар яңа җәелгән асфальттан гына түгел, техника шавыннан да “кайнап” тора: 1 асфаль­тоукладчик, 2 каток эшли, 15 үзбушаткыч КамАЗ автомашинасы асфальт ташый, 4 эшче асфальт таратып-тигезләп тора­лар. Шәһәребез юлларын асфальтлауда асфальт салу машинисты Рөстәм Рамазанов, катокчы Хәмзә Галамиев, Алек­сандр Французов, юл эшчеләре Фәрит Хәсәнов, Зөфәр Фәйзрахманов, Фәрит Корнеев, Влади­мир Яковлевлар эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International