Һәр балага ата-ана назы кирәк

2012 елның 21 ноябре, чәршәмбе

Үзгәрешләр шулай ук “РФ территориясендә балалары уллыкка (кыз­лыкка) тапшыру һәм аларның бу гаиләләрдәге яшәү шартларын һәм тәрбиясен контрольдә тоту кагыйдәләре”нә һәм «Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балигъ булмаган гражданнарга попечитель яисә опекун булырга теләүче, РФның гаилә законнары белән беркетелгәнчә гаиләгә тәрбиягә бала алырга теләүче гражданнарны сайлау, учетка алу һәм әзерләү кагыйдәләре”нә дә керде.

Балигъ булмаган балага опекун булу яисә уллыкка (кызлыкка) алу турында белешмәгә ия булу өчен гражданнар опека һәм попечительлек органына баланы тәрбиягә алучы ата-ана булу өчен кан­дидатлыкка әзерлек узу хакында документ тап­шыру зарурлыгы турында мәҗбүри таләп кертелә.

Түбәндәге категориягә керүче гражданнар гына моңа искәрмә була ала: уллыкка алынучы балаларның үги анала­рына (үги аталарына); уллыкка, опекунлыкка алучы, асрамага алу­чы затларга – ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм ителгән балаларның якын туганнарына; моңа кадәр уллыкка бала алган яисә бу вакытка шундый категориягә керүче һәм бу вазифалардан азат ителмәгән уллыкка алу­чыларга; балаларны опе­кунлыкка алган затлар һәм асрамага бала алган бу вазифалардан азат ителмәгән гаиләләргә.

Моңа кадәр гаиләгә бала алырга теләүчеләр тәрбиягә, уллыкка бала алган ата-ана­лар өчен укулар узар­га ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының ул­лыкка алу, опека, попе­чительлек республика үзәгенә килә иделәр. РФ Гаилә кодексына кергән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, опека, попечи­тельлек органы тарафын­нан апрель аенда конкурс игълан ителде. Конкурс район газетасында да як­тыртылды. Аның эчтәлеге шуннан гыйбарәт иде: балигъ булмаган балаларның опекунна­ры һәм попечительләре булырга теләгән граж­даннарны сайлап алуга гражданнарны бушлай әзерләү өчен белем бирү оешмаларын, медицина оешмаларын, социаль хезмәтләр күрсәтүче, шул исәптән ятим һәм кара­учысыз калган балалар өчен оешмаларны сайлап алу.

Билгеләнгән вакыт чык­каннан соң, штатта соци­аль педагоглар, психоло­глар, юристлар булуын, аларның тәрбиягә бала алган гаиләләр белән эш тәҗрибәсен күздә тотып, шәһәрнең коррекция-интернат-мәктәбенә за­явка бирелде. Агымдагы елның 1 сентябреннән аларның гаиләгә бала алырга теләгән граждан­нар әзерләү хокукы бар. Программа 80,5 сәгатькә исәпләнгән. Коррекция интернат-мәктәбе өйрәтү семинарлары, педагогика һәм психология, меди­цина нигезләре буенча тренинг-дәресләр алып барачак, гражданнарның үз теләге буенча аларның гаиләгә балигъ булмаган бала кабул итүгә психоло­гик әзерлегенә бәя бирү өчен тикшерү уза алалар.

Кандидатларны әзерләү бушлай алып барыла. Мондый курсларның баш­лануын көтү срогы ике ай­дан артырга тиеш түгел. Курслар өч айдан да күбрәк вакытка сузылыр­га тиеш түгел. Әзерлекне гражданнарга уңайлы вакытта, кичләрен яисә ял көннәрендә узды­ру мөмкинлеге туды­рылган. Курсларга ка­бул итү гражданнарның шәхесләрен раслаучы документлары белән опека һәм попечитель­лек органына мөрәҗәгать иткәннән соң башкарыла.

Кандидатларны көндезге һәм читтән торып укыту формалары да карала­чак, читтән торып укы­ган очракта дистанци­яле укыту да каралган. Ахырда аттестация узу каралган, ул собеседо­вание рәвешендә була­чак, соңыннан әзерлек узу турында таныклык тапшырыла. Бары тик шуннан соң гына уллыкка алучы яисә опекага алу мөмкинлеге булган кан­дидат (баланы уллыкка алган очракта судка ба­рып) тиешле документлар белән опека һәм попечи­тельлек органына килә. Документларга килгәндә, алар түбәндәгеләр: а)эш урыныннан вазифа­сы һәм соңгы 12 айлык хезмәт хакы күрсәтелгән белешмә, ә вазифаи мөнәсәбәтләрдә бул­маганнар өчен керемнәрне раслаучы башка документ (пен­сия яшендәгеләр өчен – пенсионер таныклыгы күчермәсе, РФ Пенсия фондының территориаль органыннан белешмә); б) опекун булырга телә-гән гражданнарның сәламәтлеге турында медицина белешмәсе; в) никахлашу турында белешмәнең күчермәсе (әгәр ул никахлашкан булса); г) опекун булырга теләгән гаиләдәге башка балигъ затларның, шул исәптән ун яшьтән өлкән гаилә әгъзаларының яз­мача рөхсәте; д) әзерлек курслары узу турында до­кумент (таныклык); е) ав­тобиография.

Шуны да исәпкә алыр­га кирәк, ведомствоара аралашу кысаларында муниципаль хезмәтләр кертелү сәбәпле, опе­ка һәм попечительлек органы бер үк вакытта түбәндәге документлар­ны да таләп итә:

1. Яшәү урыны буенча йорт (фатир) кенәгәсе, торакка хокукны раслау турында документ.

2. Эчке эшләр орган­нарыннан белә то­рып кеше тормышына, сәламәтлегенә зыян салу белән бәйле җинаять кылмаганлык хакында белешмә.

3. Опека һәм попечи­тельлек органы белгече үтенече буенча “ТРның Яр Чаллыдагы Гигиена һәм эпидемиология үзәге” Минзәлә бүлегеннән торакның санитар торы­шы хакында белешмәсе.

Нәтиҗәләр уңай булган очракта, тапшырылган гаризалар нигезендә тутырылган анкеталар “Усыновитель” республи­ка мәгълүматлар бан­кына учетка кую өчен җибәрелә.

Шунысын да искәртү кирәк, безнең регионда патронат гаилә формасы гамәлдә түгел, бүгенге көндә бу мәсьәлә буен­ча ТР Гаилә кодексына үзгәрешләр кертелә.

Адресыбыз: Минзәлә шәһәре, Тукай урамы, 13 нче йорт, 5 нче кабинет (мәгариф бүлеге бинасы). Тел.: 3-20-33.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International