Урыс төп гомумбелем бирү
мәктәбе базасында хәрби кыр
җыены булып үтте. Табигать
шартлары да укучылар өчен
бик уңайлы булды. Анда район
мәктәпләреннән (10 сыйныф
укучылары) һәм Минзәлә авыл
хуҗалыгы техникумыннан 60
укучы яшь сугышчы курсын
үтте.
Миңа Минзәлә районыннан чакырылып, Ерак
Көнчыгышта Приморье краендагы Липовцы
бистәсендә хезмәт итәргә туры килде.
Әтрәкле авылында яшәүчеләр – балалар бакчасы мөдире
Дания Әхмәтова, клуб мөдире Айгөл Хөснетдинова һәм
производство буенча директор урынбасары Наилә Хадиуллина
ТНВ каналында бара торган “Башваткыч” телевизион уенында
катнаштылар. Ул Минзәлә төбәгенә багышланган иде.
Катнашучыларның берсе үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
Республикабызның төрле районнарының,
Россиянең башка төбәкләренең “Ак калфак”
оешмалары вәкилләреннән торган делегациясе
Башкортстанга – Шәҗәрә бәйрәменә кунакка
барды. “Ак калфак” оешмасының Минзәлә
бүлеге җитәкчесе буларак, мин дә аларга
кушылдым.
Коноваловка авылында Россия
көненә багышланган бәйрәмне
“Кешеләрне һәм җирне ярату” шигаре
белән үткәрделәр.
татар дәүләт драма театры 81 нче
сезонын япты. Бу сезонда алар
тамашачыга өч премьера спектаклен
күрсәтте. А.Коровкинның “Түтиләр”
спектакле (режиссеры Зиннур
Сөләйманов), К.Тинчуринның
“Каракүз” спектакле (Рамил
Фазлыев), Эсфир Ягудинның
“Бер яшәп калыйк әле” (Дамир
Сәмерханов) белән чираттагы сезон
тәмамланды.
Эрудитлар өчен menzeIa. ru сайтында “Минзәләне беләсезме?” дигән рубрикада Минзәлә шәһәре, районы, кешеләре
белән бәйле фотографияләрне урнаштырабыз. Сезгә аларның чираттагысын тәкъдим итәбез.
Районыбызның сыйфат комиссиясе әгъзалары Илдус
Газизов һәм Заһир Зыятдинов, район авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек идарәсенең маркетинг һәм җитештерү бүлеге
начальнигы Нурлыгаян Нәбиев, “Органик групп-Минзәлә”
агрофирмасы генераль директоры Илфар Халиков белән
берлектә агрофирманың сөтчелек комплексын, басуларының
торышын карап йөрделәр.
Башка еллардан аермалы буларак, быел Идарәче компания
үз карамагындагы территорияләрдә чүп үләннәрен чабарга
үлән чабучыларны читтән чакырмый, моны дворниклар белән
башкарырга булды.
Шәһәр үзәгендәге М.Җәлил паркында
капремонт эшләре башланып китүен
минзәләлеләр күреп-күзәтеп тора. Биредә
зәвыклы, заманча итеп төзекләндерелгән,
шәһәр халкы ял итәр өчен бөтен
уңайлыклары булган парк булачак.