Милләтләр дуслыгы бәйрәме

2017 елның 18 июне, якшәмбе

 Илдус ШАҺИЕВ

Бу авылның тарихы тирәнгә китсә дә, аңа яңа сулышны биредә 1979 елда ачылган мөгезле эре терлек симертү комплексы бирде. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә эшләргә киләләр. Соңрак читкә китүчеләр дә әйләнеп кайта. Хәзер биредә дистәдән артык милләт вәкилләре, 800 дән артык кеше дус булып ара­лашып яши. Бәйрәмнең ничек үтүе хакында menzela.ru сайтындагы фотогалереядан карагыз.

Милли ризыклардан сыгылып торган өстәлләр янында авылның өлкән кешеләрен сыйладылар, төрле номинацияләрдә бүләкләр өләштеләр. Совхозның берен­че директоры Сиренат Хисмиев кайтып, чыгыш ясавы күпләргә күңелле сюрприз булды. Бәйрәмдә хор белән дә җырладылар, бала­лар да җырлап, биеп күңел ачты. Оригиналь номерлар да бүләксез  калмады.

Коноваловка җирлеге башлы­гы Сәрия Билалова авыл халкын бәйрәмгә чыгару җаен да тапкан, спонсорларның күп санлы булуы өстенә, бәйрәмне Мәдәният са­рае янындагы мәйданда үткәрә башладылар. Юл өстендә һәм үзәктә булуы белән дә авылда яшәүчеләрне генә түгел, бәйрәмгә кайтучыларны да үзенә җәлеп итте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International