Солдат булырга әзерләнделәр

2017 елның 18 июне, якшәмбе

Җыенны ачу тантана­сында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Наил Габдуллин катнашты, ул ата-бабаларыбызның дан­лы традицияләрен дәвам итәргә өндәп чыгыш яса­ды. Дүрт көнгә сузылган җыенда егетләр тактик күнегүләр, гер күтәрү, тур­никта күтәрелү, 100 метрга йөгерү, автоматны вакы­тында сүтеп-кору буенча да нормативлар тапшырды. Нарядта тору һәм кара­ул хезмәте кагыйдәләрен, хәвефсезлек чараларын кулланырга өйрәнделәр. Үсмерләр атарга өйрәнү полигонында винтовкадан атып, ату күнекмәләрен үзләштерделәр. Егетләр буш вакытларында шахмат- шашка, волейбол уйнап, футбол типтеләр. Хәрби кыр җыенында катнашучылар әфганчылар белән очраш­тылар.

Айнур Кәримов:

– Мин бу җыенны көтеп алдым. Мәктәптә укыганда хәрби белемне теоретик яктан үзләштерсәк, монда практик яктан үзләштердек, биредә алган күнекмәләр армия сафларына баргач, бик кирәк булачак. Мин армиягә зур әзерлек белән барырга тырышам.

Айдар Хасаншин:

– Бу җыенда миңа бик ошый, үзеңне хәрбиләр кебек тотарга өйрәнәсен. Караул тору тәртибе, строй­да йөрү, стройда җырлау кебек биремнәрне үтәдек, физик әзерлек белән шөгыльләндек. Биредә яңа дуслар таптым. Армиягә бик теләп барачакмын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International