Алар башта заман таләпләре нигезендә эшләнгән Мәлкән сөтчелек комплексындагы торакларны карадылар. Сөтчелек комплексындагы торакларда чисталык хөкем сөрә, маллар алдында катнаш азыгы, акбуры, тозы һәм башкасы бар. Ветераннарыбыз шторалы торакны күреп аһ иттеләр. Торактагы малларның ята торган җирләре тактадан эшләнгән, салам эчендә төренеп яталар. Торакларда маллар өчен тиешле микроклимат булдырылган. Азык мәсьәләсе дә тиешле юга рылыкта хәл ителгән, шулай ук терлекләргә су эчәр өчен җайланма көйләнгән. Нәтиҗәсе: тәрбияләнгән яшь малларның барысы да сау-сәламәт, көр, таза булып үсәләр. Бу торакта тәрбияләнгән малларның тәүлеклек үсеше дә көнгә 700 граммнан артып китә.
– Югары күрсәткечләргә ирешү өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Ә мондый шартларда эшлисе генә килеп тора, – ди терлекчеләр. Ни әйтсәң дә, биредә сыйфатка аеруча зур игътибар бирәләр. Районыбызның мөхтәрәм кешеләре Илдус Газизов һәм Заһир Зыятдинов мондагы тәртипкә, технология сакланышындагы яңалык- ларга исләре китте.
В е т е р а н н а р ы б ы з агрофирманың көздән чәчеп калдырылган иген басулары белән дә таныштылар, игенчеләр белән сөйләштеләр. Алар күпьеллык үлән чәчелгән клевер, сабан бодае, рапс, мыеклы борчак чәчелгән басуларны карадылар, игенчеләргә үз киңәшләрен бирделәр. Көздән чәчеп калдырылган культуралар көпшәгә китеп, куакланган, бер төптә 8-9 үсемлек бар, алар мул уңыш вәгъдә итә. Алар басуларда игеннәрнең тишелешенә сокланып карадылар. Агрофирма басуларындагы үзгәрешләргә, хуҗалык җитәкчеләренең алга карап эшләүләренә шатландылар, шулай булгач, нәтиҗәсе дә озак көттермәс, дигән ышанычларын белдерделәр.