Һава температурасы төнлә +18, көндез +25 градуска кадәр булачак.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, 20 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Республиканың күпчелек районнарда яңгыр, көндез урыны белән көчле яңгыр фаразлана. Кайбер урыннарда яшен, боз яву ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында кыска вакытка секундына 15-20 метрга кадәр көчәючән җил чыгу фаразлана, көндез җилнең тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градус булачак.
21 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән яңгыр, яшен көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Яшен вакытында көчәючән – секундына 15-20 метрга кадәр. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13, көндез исә максималь һава температурасы +18..+25 градус булачак.
22 июньдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, көндез урыны белән яшен булуы ихтимал. Төнлә минималь һава температурасы +8..+13 градус булса, көндез максималь һава температурасы +18..+23 градуска күтәрелә.
Мөфти әйтүенчә, мөфтиятләрне берләштерү өчен имамнарның белем дәрәҗәсе югары булырга тиеш.
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Алмаз Биккол). Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин мөфтиятләрне берләштереп маташулар нәтиҗәсе иманның һәм гыйлемнең дәрәҗәсеннән тора дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
Искәртеп үтик, Тәлгать Таҗетдин Россиядә мөфтиятләрнең саны артуын берничә тапкыр тәнкыйтьләп чыкты.
Тәлгать хәзрәт әйтүенчә, дин әһелләре Аллаһ өчен бер-берсен якын күрергә тиешле: “Мөфтиятләрне берләштеререгә маташулар күп бит. Нәтиҗә иманның һәм гыйлемнең дәрәҗәсеннән тора. Аллаһ өчен берләшә алмаган кеше, конгресслар һәм башка милли оешмалар кушу белән генә берләшми. Имамнар да, мөфтиләр дә, мөхтәсибләр дә Аллаһ өчен бер-берен якын күрергә тиешле. Алар Аллаһ өчен эш эшли алмый торган булса, халык ничек иттереп берләшсен? Хәзер, Аллаһка шөкер, халык арасында аерма юк. Һәркем белә, дин дә, мәчеттә имамныкы түгел, Аллаһныкы”, - ди ул.
“Һәрбер имам Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) урынында тора”
Мөфти имамнарның Аллаһ каршында да, халык алдында да, дәүләт алдында да мәсхулияте барлыгын искәртә: “Һәрбер имам аңларга тиешле, михрабта торганда да, намаз укытканда да, вәгазь сөйләгән вакытта да, минбәрдә торганда да, ул Пәйгамбәребез(салләллаһу галәйһи вә сәлләм) урынында тора. Һәм аның өстендә Аллаһ каршында да, халык алдында да, дәүләт алдында да мәсхулият бар. Бу мәсхулият искиткеч олы, таулар күтәрә алмаслык. Ләкин бергә булган вакытта, аны алып барып була. “Арагыздан бер төркем, бер өммәт галимнәрне булдырыгыз, алар изге эшкә өндәүчеләр булсыннар, начарлыклардан тыючылар булсыннар, алар һәм аларга ияргәннәр генә котылырлар”, - дип әйткән Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримдә”, - дип сөйләде Тәлгать хәзрәт.
“Барысы да утка керер, берсе генә котылыр”
“Безгә кадәр булган өммәтләр:“яһүдләр 71-гә, насаралар 72-гә, минем өммәтем 73-кә бүленер”, - дип әйткән Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). “Йә Рәсүл Аллаһ (Аллаһның илчесе) 73-кә бүленгәч кайсыбыз котылыр соң?” – дип сораганнар. Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм):”Барысы да утка керер, берсе генә котылыр”, - дигән. “Кем ул, берсе?” - дип сорагачтын, Пәйгамбәр (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): “Коръәнгә һәм минем сөннәтемә ябышканнар, бергә булсалар, бер-берсен гаепләп, 73-кә бүленмәсәләр”, - дип әйткән”, - дип сөйләде ул.
Исеме яңа булса да, җисеме элеккечә калачак.
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле якын арада исемен үзгәртергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин хәбәр итте.
“Мин Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле дип әйткәннән соң, шуны миңа кире кабатлагыз әле, дип сораганнан соң, әйтеп бирә алучы сирәк. Халыкка гади исемнәр кирәк. Бөтен гениаль әйберләр — алар гади була. Кеше дә шулай, коллективлар да... Без уйлаштык та, ансамбльне “Татарстан фольклор ансамбле” дип исемен алыштыру тәкъдиме белән чыгарга ниятләдек”, - диде Кадим Нуруллин. Бу тәкъдимне алар ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Министрлар Кабинетына җиткерергә планлаштыра.
“Ансамбль таныла торган коллектив. Ул мобиль, айга берничә тапкыр чит илләргә баралар. Аның аша безнең Татарстанны күбрәк беләләр. Безне еш кына Казахстан белән бутыйлар. Бу да бетәр иде”, - дигән фикердә директор.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең LibraAM AG компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла.
(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Быел Ураза гаете 25 июньгә туры килә. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылачак.
Казанда төп бәйрәм чарасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Галиев мәчетендә була. Камил хәзрәт бәйрәм вәгазен 03.30 сәгатьтә укый башлый, иртәнге 4тә – бәйрәм намазы, ә 04.05 сәгатьтә – хөтбә. "Татарстан-Яңа гасыр" каналында Галиев мәчетеннән турыдан-туры трансляция оештырылачак.
Шунысы мөһим, республика мәчетләрендә бәйрәм намазлары кояш чыкканнан соң 30 минут үткәч укыла, дип җиткерә Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашуы көтелә.
(Казан, 20 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген баш мие кан әйләнеше кискен бозылган затларга медицина реабилитациясе буенча республика районара семинар-киңәшмәсе уза. Казан дәүләт медицина академиясендә узачак чарада Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Идел буе федераль округы һәм Татарстанның баш онкологы, КДМА директоры Рөстәм Хәсәнов, шулай ук баш мие кан әйләнеше бозылган затларны тернәкләндерү өлкәсендә мамхсуслашкан белгечләр катнашачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
Семинарда Россия Фәннәр академигы, Мәскәү профессоры Константин Лядов “Киңлекле-функциональ тернәкләндерү – XXI гасыр реабилитациясе (“Пространственно – функциональная реабилитация – реабилитация XXI века”) инновацион технологиясен тәкъдим итәчәк. Чара кысаларында инсульт кичергән пациентларның хәрәкәт реабилитациясе үзенчәлекләре, медицина реабилитациясенең барлык этапларында тернәкләндерү фаразлары мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Заманча җайланма җылылык электр станциясенең нәтиҗәлеген ике тапкырга артырачак, проектка кертелгән инвестицияләр күләме 2 миллиард сум.
Рөстәм Миңнеханов Шанхайда халыкара сәнәгать күргәзмәсендә спикер буларак катнаша Ашхабадта Татарстан һәм Төрекмәнстан Президентлары очрашу уздырды Махсус икътисад зоналарга федераль үзәк ярдәме кирәк - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда “Киләчәк фәне” II халыкара конференциясен ачты Рөстәм Миңнеханов Гарәб ат чабышлары бөтендөнья фестивале җитәкчелеге белән очрашты(Казан, 19 июнь, "Татар-информ", Рөстәм Кильсинбаев). Казанның өченче җылыту һәм электр станциясендә модернизацияләүдән соң яңа энергообъект эшләтеп җибәрелде. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Станциянең яңартылган блогы General Electric 9НА.01 турбина базасында җитештерелгән газ турбиналы яңа җайланма белән җиһазландырылган. Ул дөньяда иң эре һәм нәтиҗәле җайланмалардан санала, ягъни аның максималь электр егәрлеге 405,6 МВт тәшкил итә.
"Яңа блок төзү – уникаль проект, ул икътисади күрсәткечләрне шактый яхшыртырга мөмкинлек биреп, электр энергиясе базарында көндәшлек сәләтен артырачак. Сер түгел, хәзер электр энергиясенең күпләп сату базары билгеле бер чикләүләргә ия. ТГК-16 үз чаралары хисабына хәзердән ук нәтиҗәле энергия җитештерүче булып тора. Ә газ турбиналы җайланманы эшләтеп җибәрү җитди алга сикереш булачак", – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов тантана барышында.
2014 елның апрелендә проектны имзалап, объектны эшләтеп җибәрүгә кадәр өч елдан артык вакыт үткән. Билгеләп үтелгәнчә, модернизацияләүдән соң Казанның бу станциясендә (ТЭЦ-3) егәрлек ике тапкыр диярлек, ягъни 384,9дан 789,6 МВт кадәр артачак. Ә елына электр энергиясен җитештерү күләме 1322дән 4290 млн. кВт/сәг. кадәр үсәр дип көтелә.
"Татарстан – Россиянең энергия куллануның югары стандартларына ия булган динамик рәвештә үсә торган төбәкләренең берсе. Безнең кебек югары технологияләр потенциалына ышанучы "ТАИФ", компаниясе белән хезмәттәшлек итүебез белән горурланабыз. Без Россиядә һәм Берләшкән Дәүләтләр берлегендә иң нәтиҗәле пар электр станциясен төзи алдык. Ул Казанны озак елларга алга энергия белән тәэмин итә алачак", – дип билгеләп үтте General Electric вице-президенты Джон Райс. Компания проектка 2 млрд сумнан артык акча тоткан.
Объект төзелеше белән GAMA төрек компаниясе шөгыльләнә. "Татар-информ" хәбәрчесенә Турхан Дильмач биргән мәгълүмат буенча, бу – Төркиянең General Electric белән хезмәттәшлек итүче эре һәм абруйлы оешмаларының берсе булып санала. "Бу объект югары технологияләр кулланып төзелгән. Төзүчеләр билгеләнгән вакытка бурычларын үтәп җитеште, бу да бик мөһим. Төрек төзелеш компанияләре бу өлкәдә Татарстанда да гына түгел, гомумән Россиядәдә бик яхшы эшли", – диде ул.
Элегрәк,"ТГК-16" җәмгыяте вәкилләре ТЭЦ-3 яңарту нәтиҗәлекне 46 проценттан 64 процентка кадәр күтәрәчәк дип белдерде.
"Ел табибы" номинациясендә Игорь Малков, "Уникаль очрак" номинациясендә Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе коллективы җиңү яулады.
Салават Фәтхетдинов һәм Венера Ганиева "Ак чәчәкләр" бәйгесе җиңүчеләренең берсен котлады Бүген "Ел табибы – Ак чәчәкләр-2017" республикакүләм конкурсы җиңүчеләре мәгълүм булды "Ел табибы - Ак чәчәкләр-2017" тантанасы башланды(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кичә табиблар һөнәри бәйрәмнәрен – Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Татарстанда унынчы мәртәбә тармакның иң яшы хезмәткәрләрен “Ак чәчәкләр” республикакүләм бәйгесе билгеләде. Конкурсның ике номинация буенча җиңүчеләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә тәэсирләре белән уртаклашты.
“Мәктәптән үк хирург булу турында хыялландым”
Төп җиңү Казан дәүләт медицина академиясенең хирургия кафедрасы мөдире Игорь Малковка (өстәге рәсемдә уңнан беренче) тәтеде. Ул “Ел табибы-2017” булып танылды. Игорь Малков – хезмәт юлын педагогик, фәнни һәм иҗтимагый эшчәнлек белән уңышлы үреп баручыларның берсе. 35 елга якын гомерен ул хирургиягә һәм хирургия юлы белән дәвалауның яңа алымнарына багышлаган. Аның җитәкчелегендә 7 нче шәһәр клиник хастаханәсе базасында фармакология препаратларының нәтиҗәлелеген өйрәнү буенча клиник тикшеренүләр уздырыла. 2013 елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстанның дәүләт премиясенә лаек була.
“Мин бу бүләкне 40 еллык хирург булып эшләвемнең нәтиҗәсе итеп кабул итәм. Мәктәптән үк хирург булу турында хыялланган идем. Теләгем чынга ашты. Үземне җәмгыятькә файдалы кеше итеп хис итәм.
Бер бабайга операция ясаганымны хәтерлим. Аңарда бик авыр перитонит иде. Ул хастаханәдән чыкканда, аның хәләл җефете булган әбекәй, рәхмәт йөзеннән, бер пакет алып килгән иде. Ординаторлар бүлмәсенә кереп карасам, анда урман чикләвеге салынган. Бу минем өчен чын күңелдән бирелгән бик кадерле бүләк булды. Бу һөнәр шунысы белән кызыклы: материаль яктан ниндидер җитмәүчелек бик зур канәгатьлек белән алмаштырыла ала”, – дип билгеләп узды Игорь Малков.

Чаллы табиблары үлү ихтималлыгы 75 процент дәрәҗәдә булган егетне коткарган
“Уникаль очрак” номинациясендә Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары коллективы җиңүгә лаек булды. Алар бер ел элек бик куркыныч һәлакәткә очраган 26 яшьлек Иван Осетринга икенче гомер бүләк итә. Иван бик күп тән җәрәхәтләре, имгәнүләр ала. Табиблар әйтүенчә, мондый очракларда зыян күргән 4 кешенең өчесе үлә. Иванга барлыгы 15 операция ясала, һәм ул исән кала. Тормыш иптәше, 2 баласы белән ул 16 июньдә узган тантанага үзен коткаручылар алдында баш ияргә килгән иде.
“Бүгенге вакыйга Чаллыда Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе төзелгәннән бирле, 40 елдан артык алып барыла торган эшнең нәтиҗәсе. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев заманында шундый үзәк формалашсын өчен, бик күп финанс чаралары һәм технологияләр кертү турында карар кабул иткән иде. Бу бүгенге шартларда кешеләргә ашыгыч төстә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә. Без ясаган операция дә шуның дәлиле. Анда кешене коткару мөмкинлеге бик кечкенә булып, үлү ихтималлыгы югары – 75 процент иде”, - дип белдерде Яр Чаллы Ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең хирургия буенча баш табиб урынбасары Рәмис Якупов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына юл-транспорт һәлакәтенең 2016 елның 31 маенда иртәнге сәгать 4тә булуын шәрехләде. 2 минуттан фаҗига урынына Ашыгыч медицина ярдәме машинасы килеп җиткәнен, берничә минуттан пациентның инде хастаханәгә китерелгәнен әйтте. “Зыян күрүчене шоктан, кан китүдән, үлек таралудан, үлүдән саклап калдылар”, - диде.
“Бу бик катлаулы хәл иде. 26 яшьлек егет бик куркыныч һәлакәткә эләгә. Беренче ярдәм аңа беренче тәүлектә үк күрсәтелде. Әмма без пациентның хәле өзлегүләргә китерергә мөмкин булуын аңлый идек. 2-3 тәүлектә уйлаганча булды да. Пациентның гомерен саклап калу өчен, бик тиз генә карар кабул итәргә кирәк иде. Реанимациядә иртәнге көндәлек киңәшмәләр безгә эш планын төзергә һәм кече очада үлекләү процессын бетерергә мөмкинлек бирде. Имгәнгәннән соң, 2 тәүлек узып, түбән очлыкларда үлек тарала башлаган иде инде. Беренче сәгатьләрдә аңа кан агуын туктату, сынуларны тотрыклыландыру өчен ашыгыч операция ясалды. Тулаем алганда, без үлек таралу-ялкынсыну авыруларына каршы көрәшү өчен яңа вакуум системасын кулландык. Ватандашыбыз Наил Баһаветдинов 80 нче елларда шушы алымны файдаланды, әмма аннары ул Америка Кушма Штатларына күченде, аннары бу ысулны чит илләрдә тарата башладылар. Без шул алымны искә төшереп, үзебезнең эшебездә кулландык”, – дип сөйләде Рәмис Якупов.
Иван Осетринга барлыгы 15 операция ясала. Ул 26 наркоз кабул итә, аның организмына 100 литрдан артык дәвалау эремәләре, кан компонентлары, сыек ризык күчерелә.
“Без аны гаиләсенә кайтара алдык, аның яшь хатыны, ике баласы бар. Бу бөтен гаилә өчен зур шатлыктыр. Ул вакытта сәхнәдә басып торып, хөрмәтләү сүзләре кабул итәрбез дип башка да килмәде. Без бары тик үзебезнең алга, бернигә дә карамастан, бу пациентны коткарып калырга, дигән бурыч куйган идек. Иванның тормыш иптәше күзләрендә сагыш, хәсрәт иде. Әмма без өметебезне югалтмадык. Вакытында шушы егетне дәвалауга керешеп, аякка бастыра алдык. Бүгенге көндә ул тулысынча сәламәт диярлек кеше. Безнең команда – бергә эшләүче мультидисциплинар команда”, – дип ассызыклады әңгәмәдәш.
Белешмә өчен: быел конкурска 146дан артык гариза тапшырылган. Җиңүчеләр "Ел табибы", "Елның иң яхшы медицина хезмәткәре", "Беренчел звеноның иң яхшы табибы", "Сәламәтлек саклау легендасы", "Уникаль очрак" номинацияләрендә билгеләнде. “Сәламәтлек саклау легендасы"ннан кала, һәр номинациядә 3 кандидат тәкъдим ителгән булган.
Мөфти Чувашстан һәм Ханты-Мансийск мөфтиятләренең Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып чыгу сәбәбен атады.
Тәлгат Таҗетдин: Болгар ислам академиясе ректоры итеп русча, татарча белмәүче дә куела ала Тәлгат Таҗетдин Болгар Ислам академиясенең ректоры итеп кемне күрергә теләвен әйтте(Казан, 19 июнь, “Татар- информ”, Алмаз Биккол). Имамнарны аз гына тәнкыйтьләсәң дә, аны кабул итмичә, башка мөфтияткә китәләр, дип белдерде Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
Искәртеп үтик, 2016 азагында Россия мөселманнарының дини шурасы (Духовное собрание мусульман России) дип аталган мөфтият барлыкка килде. Аны оештыручы – Мәскәү, Россия үзәк төбәге һәм Чувашия Республикасы мөфтие Әлбир Крганов. Оештыручылар – Чувашия, Мәскәү һәм Үзәк регион мөселманнары Диния нәзарәте, Чувашия Республикасы һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте яңа мөфтиятне тәнкыйть итеп, аны оештыручыларны "Авыл джентельменнары" дип атады. Әлбир Крганов җитәкчелегендәге Россия мөселманнары дини шурасын Тәлгать Таҗетдин "оятсызларча һәм шыпырт рәвештә" теркәлгән мөфтият дип атады. Әлбир Крганов бу тәнкыйтьләрне кире какты.
“Илебездә бүген 80нән артык Диния нәзарәте. Башкортстанда да ике. Каян килгәннәр? Бүленүләр нәтиҗәсе. Аз гына: ”Болай итеп эшләмә, халык белән йомшаграк бул, менә болай дөресрәк булыр”, – дип тәнкыйтьләсәң, ул риза булмый да икенче мөфтияткә китә. Анда да аз гына төзәтүләр, тәнкыйть сүзләре ишетте икән, тагын башкасына китә. Чувашия, Ханты-Мансийский округ мөфтиятләренең Үзәк Диния нәзарәтеннән аерылып чыгу сәбәпләре шушы ук. Сугышырга киткәннәр дә дистәләгән булды. “Каян килеп чыкты, нәрсә эшлисез, ник карамыйсыз?” – дип шуның турында аз гына тәнкыйтьләр булды. Нәтиҗәдә – үпкәләр, аерылышулар”, – дип сөйләде мөфти.
“Күз-колак булу – Диния нәзарәтенең вазифасы”
Тәлгать хәзрәт Таҗетдин әйтүенчә, имамнарның эшләрендә күз колак булу Диния нәзарәтенең вазифасы. Шулай ук ул имамнар билгеләү тәртибен дә сөйләп китте.
“Имамнарны билгеләү буенча, аларның тәртип белән эшләрне алып баруларында күз колак булу Диния нәзарәтенең вазифасы. Һәрбер имам халык тарафыннан сайлана, беркетмәләр төзелә. Йөзләгән еллар буенча шулай булган, бүген генә түгел. Әгәр сайлаганнан соң районның имамы, мөхтәсибе, ахуны имзаларын куялар, регионның мөфтие үтенеч язуы яза икән, ул имам бездә имтихан ителеп, шәһадәтнамә ала”.
“Үзләрендә лаеклы зат булмаса, Диния нәзарәте аларга резервтан имам бирә”
“Әгәр җәмәгать арасында имамга лаек зат юк икән, ул вакытта Диния нәзарәтеннән сорыйлар. Диния нәзарәте аларга укып чыккан, резервта булган кешене имам вазифасына тәкъдим итеп җибәрә. Бер ай хезмәт иткәннән соң беркетмә төзиләр. Бу тәртип булмаса, бернинди бердәмлек булмый. Бернинди күз-колаксыз эш алып бара икән, җәмагәтьтән аерылды дигән сүз. “Аерылган утка гына аерыла”, – ди Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм). Шулай ук: “Бүре беркайчанда көтүнең уртасына кереп ашамас, читтә куаклар арасында йөргәнне эләктерер”, – ди Пәйгамбәребез (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хәдис шәрифләрендә. Бөтенебездә уставларда, байракларда: “Аллаһның Коръән Кәрименә ябышыгыз, аерыла күрмәгез”, – дип язылган” – дип сөйләде мөфти Тәлгать Таҗетдин.
Тәлгать хәзрәт әйтүенчә Үзәк Диния нәзарәте регионнарда булган Диния нәзарәтләренең финанс эшләренә катнашмый. Грантларны җиткерүдә дә, башка эшләрдә дә хәленнән килгәнчә ярдәм итә.
26 июньдә Татарстан Язучылар берлеге бакчасында бишенче татар шигъри слэмы узачак.
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Язучылар берлеге бакчасында бишенче татар шигъри слэмы узачак. Бу хактагы хәбәр Язучылар берлегенең рәсми сайтына урнаштырылган.
Искәртеп үтәбез, слэм – шигъри көч сынашуның популяр форматы. Монда шигырләрнең сыйфаты гына түгел, ә аларны башкару рәвеше дә зур роль уйный. Татарча “сүз көрәштерү” идеясе беренче тапкыр 2013 елда тормышка ашырыла. Икенче шигъри слэм – 2014 елның февралендә, өченче татарча слэм 2015 елның февралендә, дүртенчесе 2015 елның августында “Печән базары” кысаларында уздырылган иде.