"Шигъри слэм"ның беренче этабын үтүчеләр Йолдыз Миңнуллина катнашында пикникка чакырылачак

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

Кагыйдә буенча, һәр шагыйрь бер минут эчендә үз әсәрләрен укый. Һәр бишенче артык секунд өчен баллары бергә кими. Балларны шигырь һәм уку осталыгы өчен тамашачылар арасыннан сайланган биш кеше бирә. Иң күп баллар җыйган ун кеше икенче турга уза. Икенче тур 6 августта «Печән базарында» узачак.

Беренче этапны үткән авторлар Йолдыз Миңнуллина катнашындагы пикникка чакырыла, дип вәгъдә итә оештыручылар “Шигъри слэм”ның социаль челтәрдәге битендә.

Әлеге яшь шагыйрьләр бәйгесе 26 июньдә үткәрелә. Башлана – 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Гаризалар 20 июньгә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International