Рөстәм Миңнеханов LibraAM AG компаниясе вәкилләре белән очрашты

2017 елның 20 июне, сишәмбе

(Казан, 19 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең LibraAM AG компаниясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. 

 

LibraAM AG вәкилләре компанияне оештыру һәм аның үсеш тарихы турында сөйләделәр, башта бу компания хедж-фонд булган, кайбер халыкара  инвесторлар акчаларына идарә иткән. Компания Швейцариядә Цуг шәһәрендә урнашкан.

 

Аннары яклар киләчәк хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Швейцария вәкилләре Татарстан белән икътисадый яктан динамик рәвештә үсүче төбәк буларак кызыксынуларын җиткерде.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International