Тупачтагы Сабантуйда быел Көньяк Корея эшмәкәрләре дә рәхәтләнеп ял
итте, төрле уеннарда катнашты.
Шәһәребезнең Изыскательләр
бистәсендәге Нефтьчеләр паркында
рәхәтләнеп ял итәргә дә, спорт белән
шөгыльләнергә дә була хәзер: быел
биредә дәүләт программасы буенча
һәм спонсорлар булышлыгы белән
комплекслы төзекләндерү эшләре
башкарылды.
Эрудитлар өчен menzeIa. ru сайтында “Минзәләне беләсезме?” дигән рубрикада Минзәлә шәһәре, районы,
кешеләре белән бәйле фотографияләрне урнаштырабыз. Сезгә аларның чираттагысын, Альфира Муфтахова алып
килгәнен тәкъдим итәбез.
Ишек алларында спорт
мәйданчыклары төзелеше
буенча республика
программалары кысаларында
шәһәребезнең Нефтьчеләр
паркы да шактый үзгәрешләр
кичерә быел.
ТР Дәүләт Советы Комитетының социаль сәясәт буенча рәисе
урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутат этикасы кагыйдәләрен
яклау буенча ТР Дәүләт Советы Комиссиясе әгъзасы
Татьяна Воропаева һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Мурад
Гадыльшинның ярдәмчесе Лилия Павлова Минзәләгә эшлекле
визитны гражданнарны кабул итүдән башладылар.
Шәһәр үзәгендәге М.Җәлил исемендәге паркны
реконструкцияләү – төп игътибар үзәгендәге
мәсьәләләрнең берсе.
Район хуҗалыкларындагы
чәчелгән басуларны кабул итүдә
район башлыгы Айдар Салахов, район
авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек
идарәсе начальнигы Юрий Исламов,
идарәнең маркетинг һәм җитештерү
бүлеге начальнигы Нурлыгаян
Нәбиев,”Россия авыл хуҗалыгы
үзәге” Татарстан Республикасы
Минзәлә районы буенча җитәкчесе
Назыйм Сәхәбетдинов һәм
хуҗалыкларның җитәкчеләре,
агрономнары катнаштылар.
“Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиевне дусты, журналист Римзил Вәлиев искә ала.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Татарстан яшьләре”нең баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев белән бергәләп “Идел” яшьләр журналын башлап җибәргән кеше. “Исмәгыйль минем бик якын кешем. Беркайчан да кызыл сүз сөйләми торган, сәяси уеннарга катнашмый торган натураль кеше иде, - диде Римзил Вәлиев “Татар-информ” хәбәрчесенә дустын искә алып. – Бүген кояш баеганда үзенең Салмачидагы йортында сүнде”.
“Мин аны “гениаль проект” дип кызыктырып “Идел” журналына китердем. Ул журналның җаваплы секретаре буларак, безнең даһи язучыларыбызны тәртипкә сала алды. 1990 елдан бирле “Татарстан яшьләре”н җитәкләде һәм газетаны мөстәкыйль юлдан алып барды. Исмәгыйль эшләгән чорда газета зур тиражларга иреште. Ул бит газета чыгарган акчага үзенең бөтен хезмәткәрләрен фатирлы итте”, - дип соклана Римзил Вәлиев.
“Газетаның бар хикмәте – сыйфатлы, җиңел үзләштерелә торган текстларда. Мәһдичә газета чыгарырга омтылды - газетага куяр әйбере булмаса, Мөхәммәт Мәһдиевне баса иде. “Татарстан яшьләре”ндәге мәзәкләр баганасын ул үзе язып ләззәтләнә иде. Ул мәзәкләрне хәтта татарча белмәгән кешеләр дә укыйлар ид. Исмәгыйль газета белән яшәде һәм китеп тә барды”, - диде Римзил абый.
Римзил Вәлиев быел “Бәллүр каләм”нең гран-приының Исмәгыйль Шәрәфиевка тапшырылуы да бик дөрес адым булуын ассызыклап үтте.
Мәгълүмат өчен. Быел "Татарстан яшьләре" газетасы баш мөхәррире Исмәгыйль Сәлмән улы Шәрәфиев "Бәллүр каләм" премиясенең гран-при иясе булган иде. Аңа "Лада Калина" автомобиле бүләк иттеләр. Исмәгыйль Шәрәфиев үзе бу чарада катнаша алмагынлыктан, бүләкне Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин аның кызы Айгөлгә тапшырды.
Исмәгыйль Шәрәфиевнең соңгы минутлары турында кызы Айгөл сөйләгәннәрне Интертат.ру электрон газетасында укырга мөмкин.
Татарстан Президенты Указы белән ведомство башлыгы вазифасына Рөстәм Заһидуллин билгеләнде.
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Бүген ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Юстиция министрлыгы коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Бу хакта югары уку йортының рәсми сайтында 303 нче номерлы Боерык урнаштырылган.
(Казан, 19 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Казан илкүләм тикшеренү техник университетының (элеккеге КХТИ) түләүле бүлекләрендә уку ничә сум торуы мәгълүм булды. Бу хакта югары уку йортының рәсми сайтында 303 нче номерлы Боерык урнаштырылган.
Иң арзан белгечлекләргә биредә Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтының – гаммәви математика һәм информатика; Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтының – товар белеме, сервис, туризм, педагогик белем; Инновацияләр белән идарә итү институтының – социаль хезмәт, икътисад, менеджмент, персонал белән идарә итү, дәүләт һәм муниципаль идарә, сәүдә эшен кертергә була. Бу юнәлешләрдә бакалавр булу өчен елына 98050 сум акча түләргә кирәк.
Иң кыйммәтле белгечлекләр дип, Нефть, химия һәм нанотехнологияләр институтының – наноинженерия; Химик һәм нефть машина төзелеше инфтитутының – суыткычлар, криоген техника һәм тормышны тәэмин итү системалары белгечлеге, атом-төш энергетикасы һәм җылылык физикасы; Җиңел сәнәгать технологияләре, мода һәм дизайн институтының – дизайн, костюм һәм тукыма сәнгате белгечлекләрен атарга мөмкин. Әлеге юнәлештә дипломлы булу өчен елына 161910 сум түләү каралган.
Югары уку йортында бирелә торган башка белгечлекләрнең бәяләре барысы да бер төрле. Көндезге бүлектә Казан илкүләм тикшеренү техник университетының бакалавр дипломын алу 110090 сум тора.