Әтрәкле, Дәвек, Тулбайдагы кебек бүләкләргә мул, тамашачысы күп, катнашучысы дәрәҗәле булган Сабантуйларга Тупач та өстәлде. Икенче ел рәттән шундый дәрәҗә саклангач, аның гадәткә әйләнәсенә шик юк. Быел да, алга таба да бөтен өмет Салиховларда. Әтисе – фонд президенты Фәрит абый һәм аның улы - Дәүләт Советы депутаты Ирек. Быел биредә тагын ике яңалык булды: М-7 нән 5 категорияле асфальт юл авыл үзәгенә килеп җитте. Ирек Салихов кунаклары – Татарстанга инвестиция кертү нияте белән килгән Көньяк Корея эшмәкәрләре – шушы асфальт юлдан, авыл башыннан Сабантуй мәйданына хәтле атларга утырып килделәр. Алар Тупачка беренче инвестицияләрен – ярдәмнәрен керттеләр инде. Сабантуйда җиңүчеләргә бүләкләр алу өчен мең доллар бүләк иттеләр.
Быелгы Сабантуйны мәйдан янындагы мәчет тә яңарып, авылның күп йортлары матураеп каршы алды. Кешеләр бәйрәм алдыннан үз ихаталарын тәртипкә китерделәр, буядылар.
Ә калганы быел да кабатланды, аттракционнар – бушлай, төрле ярышларда җиңүчеләргә туңдырма – бушлай, кыйммәтле бүләкләр. Сәхнә тоткан Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов ярышларга, биюләргә халыкны, шул исәптән кунакларны да, бик актив җәлеп итте.
Андагы эмоцияләрне мензеля.ру сайтындагы видео һәм фотоотчеттан карап белеп була.